tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе Нурлатта тәкъдим ителә
Татар халкының үсеш стратегиясе Нурлатта тәкъдим ителә

Татар халкының үсеш стратегиясе Нурлатта тәкъдим ителә

Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган зональ утырышлар дәвам итә. Фикер алышулар узган атнада Арчада башланып киткән иде, бүген милләт язмышына битараф булмаган кешеләр Нурлатта җыелды.  Биредә стратегик документның эскизы белән Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнары вәкилләре таныша.

Кунакларны “Советлар Союзы Герое М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе”ндә каршы алдылар. Пленар утырыш алдыннан кунакларга Нурлат шәһәренең социаль объектларына экскурсия оештырылды.  Башта программа буенча «Буратино» балалар бакчасын карадылар. Биредә тәрбияләнүчеләр үз сәләтләрен күрсәтте. Аннары Дуслык йортында төрле милләт вәкилләренең Нурлатта ничек гомер итүләре, көн-күрешләре белән таныштылар. Мәдәният сараенда кунакларны иҗат төркемнәре каршы алды. Күргәзмәләр дә оештырылган иде.

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышулар төштән соң башланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*