tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе проекты Изге Болгар җыенында халыкка таратылачак
Татар халкының үсеш стратегиясе проекты Изге Болгар җыенында халыкка таратылачак

Татар халкының үсеш стратегиясе проекты Изге Болгар җыенында халыкка таратылачак

15 июнь көнне, Изге Болгар җыенында Татар халкының үсеш стратегиясенең проекты халкыбызга тәкъдим ителәчәк. Без аны конгрессның “Халкым минем” газетасында бастырып җыенга килгән һәр кешегә таратачакбыз. Шуннан соң да без август аена кадәр проектка үзгәрешләр кабул итәбез, дип чыгыш ясады Васил Шәйхразиев.

Исегезгә төшерәбез. Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы күчмә утырышы уза. Бу Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган дүртенче зональ киңәшмә.

  • Стратегия документы зур булмаска тиеш. Бу 3-4 битлек, халкыбыз үсешенә кагылышлы иң кирәкле тәкъдимнәрне туплаган документтан гыйбарәт булсын иде. Миңа бер укучым “Татар тарихында күпме казынып була инде,кайчан киләчәге турында сөйләшә башлыйбыз”дигән иде. Татар халкының үсеш стратегиясе нәкъ шушы киләчәккә план булдыру. Шуңа күрә бу эштә һәрберебез актив катнашырга тиешбез, – дип чыгыш ясады Казан федераль университеты галиме Раил Фәхретдинов.

  • Татар конгрессы шушы атна башында Язучылар берлеге җитәкчелеген, олпат язучыларыбызны җыйды. Халкыбызның үсеш стратегиясенә кертү өчен без дә үз тәкъдимнәребезне җиткердек. Халкыбызда “Ат аунаган җирдә төк кала” диләр бит, шуңа күрә татар коесына һәркайсыбыз бер генә тамчы булса да су өстәсен иде, -дип чыгыш ясады ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*