tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе Томскта тәкъдим ителәчәк
Татар халкының үсеш стратегиясе Томскта тәкъдим ителәчәк

Татар халкының үсеш стратегиясе Томскта тәкъдим ителәчәк

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның Томск өлкәсендәге эшлекле сәфәре башланып китте. Томск шәһәре һава аланында аны Томск өлкәсе хакимиятенең Эчке сәясәт комитеты рәисе А.С.Ульянов, Томск шәһәре Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе М.В.Хөснетдинов, Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәге директоры Ш.К.Халитов каршы алдылар.

Бүген тыгыз эш сәфәре программасында: Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәге белән танышу, Томск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу, Себер федераль округындагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре җитәкчеләре белән киңәшмә, Бөтендөнья татар конгрессының узган 2018нче елгы эшчәнлеге турында хисап һәм киләчәккә планнар аңлатылып, “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы тәкъдим ителәчәк, катнашучылардан фикер-тәкъдимнәр җыелачак зур җыен, Томск шәһәренең Татар бистәсе белән танышу һәм башкалар бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*