enrutat
Баш бит / Татар халык ашлары — бик тәмле һәм файдалы!
Татар халык ашлары — бик тәмле һәм файдалы!

Татар халык ашлары — бик тәмле һәм файдалы!

Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы вәкилләре татар халык ашлары — токмач, кош теле әзерләү буенча остаханә уздырды.

Анда 97нче санлы мәктәп укучылары, студентлар, милләттәшләребез кунакка чакырылган иде. Әлеге файдалы һәм күңелле чара “Крепость” кафесында (җитәкчесе Рәзинә Габдрахманова) һәм аның хезмәткәрләре ярдәме белән үтте.

Остаханәне 97нче санлы мәктәп (укытучылары Гөлнур Фәйзуллина) укучылары дога белән башлап җибәрделәр. Әлеге мәктәптә төрле милләт балалары укый һәм алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. Бу көнне дә укучы кызлар арасында рус, таҗик милләтеннән кызлар бар иде. Алар токмач басу, кисү серләренә бик теләп төшенделәр.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина яшь буынны татар халкының күркәм гадәте — “Килен токмачы” йоласы белән таныштырды:

“Элек-электән татар гаиләләренә килен булып төшкән кызның уңганлыгын, аш-суга осталыгын аның кискән токмачына карап бәяләгәннәр. Һөнәрне күтәреп йөрисе юк, өйрәнүең үзең өчен, шуңа күрә кыз баланы яшьтән үк токмач кисү осталыгына өйрәтергә кирәк”, — диде ул.

Оста хуҗабикәләр — Флүрә Разова, Фәйрүзә Мансурова, Гөлниса Авзалова, Нурсинә Минәҗева — токмач камыры әзерләү, аны нечкә итеп кисү һәм аш шулпасы пешерү турында тәфсилләп сөйләделәр.

“Ашлар күп төрле булса да, иң тәмлесе — ит шулпасында пешкән токмачлы аш. Кайбер хуҗабикәләр, токмач камырына тоз, азрак су салабыз, дип әйтәләр, ә без йомырка һәм оннан гына ясыйбыз. Токмач ашына бәрәңгене дә озынча һәм нечкә итеп турап, аз гына салырга кирәк. Суганны бөтен килеш салып, соңыннан алып кую яхшы. Аш шулпасы майлы һәм үтә күренмәле булырга тиеш”, — диләр алар.

Ижау сәүдә — сәнәгать техникумыннан килгән студентлар арасында егетләр күп иде. Алар токмач кискәндә күп кенә кызлар көнләшеп карап торды.

“Бу осталык каян килде сезгә?” — дигән соравыма алар: “Без “Сабантуй” кафесында эшләп, тәҗрибә алдык”, — дип елмайдылар.

Токмач әзерләп, тәмле аш ашаганнан соң, чәй янына кош теле әзерләнде. Аның өчен йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып, катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта тасмалап, аннары кыек шакмаклап (ромб) кисәләр. Аларны кайнап торган майда кы­зартмыйча гына пешереп алалар, шикәр оны сибеп, табынга чыгаралар. Он 600 г, 6 йомырка, сөт 120 г, тоз 2,5 г, көнбагыш мае 450 г, шикәр оны 50 г.

Чара “Дуслык” ансамбле, Светлана Тимершина чыгышлары белән үрелеп барды. Кунаклар әлеге остаханәдән канәгать булып киттеләр.

Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина, “Крепость” кафесы җитәкчесе Рәзинә Габдрахманова:

“Без Бөтендөнья татар конгрессы оештырган остаханәләрдә катнашып, күп нәрсәләргә өйрәнеп кайтып, аларны милләттәшләребезгә җиткерергә тырышабыз. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең юнәлеш халкыбызның милли ашлары белән башка милләтләрне дә таныштыру”, — диделәр.

Әйе, юкка гына: “Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт”, — дип әйтмиләр шул. Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшьләргә өйрәтү — безнең уртак бурыч.

Материал http://yanarysh.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*