tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халык музыка коралларының уникаль күргәзмәсе
Татар халык музыка коралларының уникаль күргәзмәсе

Татар халык музыка коралларының уникаль күргәзмәсе

8 декабрь көнне Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында “Татар халкының музыка уен кораллары: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән күргәзмә тәкъдим ителде. “Корстон” бинасында үткән чарага зур кунаклар килгән иде. Шулар арасында  – Татарстанның президенты Рөстәм Миңнеханов да бар иде.

Оештыру эшләрен Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкләп барды. Оештыручылар төркемендә Фәнзилә Җәүһәрова, Эльмира Каюмова (фәнни куратор), Гөлназ Гыйлемҗанова хезмәт иттеләр. Милли уен коралларының бай мирасын татар эшмәкәрләренә күрсәтү идеясе белән Ринат Закиров чыккан иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты матди якларын да үз өстенә алды.

Күргәзмәнең үзенчәлегенә килгәндә, биредә шәхси архивлардан алынган экспонатлар тупланган иде, ягъни аларны башка музейларда күреп булмый. Зур кыйммәткә ия булган үрнәкләрне Рәгъде Халитов, Геннадий Макаров, Эльмира Каюмова, Рәшит Мостафин, Ринат Гыйләҗев, Дамир Габдрахманов бирделәр. Шулай ук Самара өлкәсе осталары тарафыннан ясалган гармуннар да үз урынын алган иде.

Һәрбер экспонат – кабатланмас, уникаль әйбер.  Мәсәлән, өрмәле кораллардан: балчык най – 1976 елда Казан Кремлендә археологик казылмалар  вакытында табылган (XII гасыр чамасы); күчнай – кушылган сыбызгылар, флейта Пананың милли төре. Күпкыллы чиртмәле музыка коралларыннан 2015 елда Мари Илендә табылган икеяклы гөсләне аерып үтәргә кирәк. Әстерхан татарларының думбырасы да игътибарга лаек (аның кыллары сарык эчәкләреннән ясалган).

Чарада музыка коралларының тавышын да ишетергә мөмкин иде. Танылган “Риваять” ансамбле чыгыш ясады.

Музыка коралларны ясау һәм уйнау традицияләрнең киләчәктә дәвам ителүе проблемасын күтәрү  – күргәзмәнең төп максатларның берсе. Эпиграфы буларак сайланган, Фатыйх Хөснинең: “Өзелгән кылдан өзек җыр чыга…”, дигән  сүзләре аерым яңгыраш алды.

Элмира Каюмова

Гөлнара Сәгиева фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*