tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызларының башкалада яшәү рәвеше
Татар хатын-кызларының башкалада яшәү рәвеше

Татар хатын-кызларының башкалада яшәү рәвеше

9 апрельдә Татар мәдәни үзәгендә урнашкан китапханәдә Мәскәүнең “Ак калфак” оешмасы “Татар хатыны, башкалада яшәү үзенчәлекләре” исемле очрашу үткәрде.

Җырчы Наилә Фатехова үзенең иҗат юлы белән таныштырды, зур шәһәрдә, җырчы булу белән рәттән, мөселмән хатыны, татар хатыны булып калуның да мөһимлеген, проект артыннан проект, гаилә, иҗтимагый эш – ничек барсына да җитешеп, хатын-кыз булып калырга кирәклеген сөйләде.

Наилә Фатехова җитәкчелегендәге “Медина” ансамбле кызлары белән мөнәҗҗәтләр җырладылар.

Нурия Мөхәммәтҗанова үзе пешереп алып килгән пирог ны пешерү ысулын сөйләп, сыйлады. Шагыйрь һәм язучы, журналист Нәзифә Кәримова үзенең шигырьләрен укыды, үз тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Нәзифә Кәримова чын чиста татар телендә сөйли, башкала хатыннары аның белән һәр очрашу кичәсен көтеп алалар, ләззәтләнеп тыңлыйлар.

Тарихи мәчеттән килгән Руфат хәзрәт хатын-кызларның диндә, гаиләдә, башкалада яшәү үзенчәлекләрен сөйләде, соңыннан бик күп сорауларга җавап бирде. Скайп аша паркта җыелган яшьләр белән тоташтык – алар гаиләләре белән ял итәргә, аралашырга килгәннәр. Бик матур татарча аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр.

Очрашуны кунаклар үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчеп тәмамладылар.

Иҗат кичәләре, күпсанлы татар чаралары, төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар атна саен Татар мәдәни үзәгендә генә түгел, Мәскәүнең бүтән районнарында да китапханә мөдире Зөлфия Хабибуллаева ярдәмендә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*