tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар һәм башкорт халкы арасында туганлык, дуслык җепләре ныгый
Татар һәм башкорт халкы арасында туганлык, дуслык җепләре ныгый

Татар һәм башкорт халкы арасында туганлык, дуслык җепләре ныгый

Татар һәм башкорт халкы арасында туганлык, дуслык җепләрен ныгыту, ике халыкның уртак борчулары һәм бер-береңә ярдәм күрсәтү мөһимлеге турында бүген Уфада – Бөтендөнья башкорт корылтае бинасында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкорт корылтае Башкарма комитеты җитәкчесе Данир Гайнуллин һәм башкорт оешмалары белән эшләү бүлеге, мәгариф һәм фән, мәдәният өчен җаваплы вәкилләре белән очрашты.

Сөйләшү башында Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы каршында Милли шура оешуы, аның бурычлары турында сөйләде. Милли шура дөньяның төрле почмакларында булдырылган татар иҗтимагый оешмалары белән эшләүне сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирүе турында сөйләп узды.

Васил Шәйхразиев башкорт һәм татарлар арасында җылы мөнәсәбәтләр булуын аеруча ассызыклады.

– Бердәм булып, бер-беребезгә файдалы булып эшләсәк, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлекләр туа. Ике халыкның, ике туганның бердәмлеген күрсәтеп, кичә Уфаның “Нур” театрында Татар халкының үсеш стратегиясен булдыру турында фикер алышырга җыелган татарларны да бергәләп сәламләдек. Моннан соң безнең мөнәсәбәтләр тагын да җылыныр дип ышанам, -диде Васил Шәйхразиев.

Данир Гайнуллин үзләрендә 28-29 июньдә Бөтендөнья башкортлар корылтае узачагын хәбәр итте һәм Васил Шәйхразиевны анда катнашырга чакырды. Милли шура рәисе 29 июньдә Самараның Камышлы районында үтәчәк Татар авыллары Сабантуенда катнашуы сәбәпле, үзе килә алмаячагын әйтте. Әмма делегация, үз исеменнән котлау сүзләрен юллаячагын белдерде.

Очрашу барышында милли телләрне укыту мәсьәләсе белән туган вәзгыятькә дә тукталдылар. Васил Шәйхразиев бу мәсьәлә закон тарафыннан инде хәл ителгән, димәк, шушы закон кысаларында эш итәргә өйрәнергә кирәк, диде. Аның сүзләренчә, туган телләрне факультатив рәвешендә укытырга, олимпиадалар, бәйгеләр уздырырга, башка юлларны табарга мөмкин.

Башкортлар үзләрендә тел, мәдәният юнәлешендәге төрле проектлар тормышка ашырулары, башкорт хатын-кызлары хәрәкәте үстерелүе, яшьләр бик зур активлык күрсәтүе турында сөйләде.

Башкорт һәм татар хатын-кызлары, ике милләт яшьләре үзара хезмәттәшлек итәргә тиешлеге, үзара элемтәләр җайлау мөһимлеге ассызыкланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*