enrutat
Баш бит / Татар һәм латыш әкиятләре китабы татулыкны ныгыта, сабыйларны могҗиза дөньясына алып керә
Татар һәм  латыш әкиятләре китабы татулыкны ныгыта, сабыйларны могҗиза дөньясына алып керә

Татар һәм латыш әкиятләре китабы татулыкны ныгыта, сабыйларны могҗиза дөньясына алып керә

2017 нче ел Латвия татарларының «Идел» җәмгыяте өчен вакыйгаларга бай булды. Ураза һәм корбан гаете, «Каз өмәсе» бәйрәме, Казанга татар конгрессының VI съездына, Вильнюска Ауропа татарларыв сабантуена бару белән беррәттән татар һәм латыш әкиятләрен «дуслаштыру» да узган елның төп вакыйгалары исемлегендә. Мәгълүм ки, кайвакыт Балтыйк иллләрендә элекке СССР чорында яшәп калган Россия вәкилләре үз хокукларын яклап төрле гализалар,  шикаятьләр язалар. Мәскәү белән Рига арасында мәктәп программалары һәм рус телен укыту мәсьәләсендә  җәхәсләр туа.

Ә бу юлы исә Ригадагы татар җәмгыятенең проекты һәркемдә сокландыру, кайберәүләрдә көнләшү хисе уята. Чөнки Балтыйк халыклары зәвыгы стилендә бизәлгән  юка гына   бу китапка ике халыкның  иң кадерле рухи кыйммәтәре сыйган. Бу китапта татар халкының «Сандугач», «Кәҗә белән сарык», «Кем нәрсә ярата?», «Васыять»,»Кемгә читенрәк?» һәм башка әкиятләре  татар телендә дә, латыш телендә  дә бастырылган. Шунда ук берничә латыш әкияте ике телдә урнаштырылган. Кечкенә күләмле кызыклы әкиятләр һәркемгә —  олысына да, кечесенә дә бик ошый.  Милли телләрне өйрәнү, балаларга күп телле тормышны аңлату өчен бәлки менә шундый  җыентыклар дәреслек буларак хезмәт итәдер?

Китапны бастыручы — Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте белән беррәттән  бу җыентыкта әлеге оешма катнашкан Ауропа татарлары Альянсы, проектның мөхәррире Фәимә Турлая, төзүче — Ләйсән Билалова,, редактор Раил Гатауллин, тәрҗемәче — Александра Андреева, дизайтеры — «Madaniyat» иҗат төркеме, рәссамнар — София Малниеце, Азалия Ахунова күрсәтелгәннәр. Китап Рига шәһәре  Думасының финанс ярдәме белән басылган.

Бу китап «Идел» оешмасы өчен беренче карлыгач түгел. 2016 нчы елда шундый ук затлы кәгазьгә, матур төсләр белән бастырылган матур китапка Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре татар һәм латыш телләрендә кертлегән иде. Тышлыктагы уртак исем дә ике телдә күрсәтелгән:»Халкым — диеп типкән ике йөрәк» ( «Divas sirds sitas savas tautat del»). Ул китапка  Эстония башкаласы Таллиннда ике татар баласы үстерүче Сарман кызы Фәүзия Һадиуллинаның ике шигыре дә кертелгән иде. «Мең-мең рәхмәт газиз шагыйремә, әткәм әнкәм, туган җиремә!» дип яза Фәүзия ханым үзенең «Чит илләрдә ничек яшисең син, кардәшем?» дигән шигырендә.

2016 елда чыккан җыентыкта Балтыйк иле татарларының Татарстан Президенты белән очрашуын чагылдырган рәсемнәр дә бар. Бу чараларны үткәрүдә, китапларны чыгаруда «Идел» татар җәмгыятенең җитәкчесе Ринат Ахуновның булдыклы һәм сабыр шәхес  булуы зур роль уйнаган.

Мондый мәҗмугалар мөһаҗирлектәге милләттәшләрнең рухи җитлеккәнлеген, яшәгән илләрендә лаеклы урын биләп, хакимиятләр белән халык дипломатиясен  дөрес алып баруын, татарларның Латвиядә тупланып яшәүләрен чагылдыра.

Узган гасырның соңгы чирегендә  Сан-Франциско татар җәмгыяте   чыгарылган бюллетеннәр,  Финляндия татарларының еллык хисаплары кергән китаплар тирән эчтәлекле һәм кыйммәтле чыганак буларак хәзмәт итә ала.

Еллар үтә, ә китап киштәләрендә, архивларда милли тормыш ельязмасы кала. Бу фән өчен дә, гыйбрәт өчен дә бик файдалы. Андый ельязмаларың сирәк белса да чыгып торуы шатландыра. Алар заманында Истамбулда басылган «Казан» журналын», Гаяз Исхакый  Берлинда, Вашлавада  узган гасырның  30 елларында  «Милли юл»,»Яңа милли юл» газеталарын да хәтерләтә. Заманалар башка, үткәргән чаралар башка, әмма, рухи омтыдлыш, татарлыкка тартылу шул ук килеш калган.

Хәзер дә мондый басмалар, бигрәк тә мөһаҗирләр тормышын чагылдыручы интернет сәхифәләре бик тансык. Андый мәгълүмат хәзинәләре була гына күрсен! Чөнки алар милләттәшләребезнек чит якларда утрау булып яшәвенә, милләтне, телне саклап калуына ярдәм итә.

                                                                                                              Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*