enrutat
Баш бит / “Татар-информ” Башкортстан җырчыларының “Туган тел” концертын онлайн күрсәтә
“Татар-информ” Башкортстан җырчыларының “Туган тел” концертын онлайн күрсәтә

“Татар-информ” Башкортстан җырчыларының “Туган тел” концертын онлайн күрсәтә

Бүген, 3 апрельдә, Кәрим Тинчурин театрында Башкортстан җырчыларының “Туган тел” концерты булачак. Концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Концерт 3-5 апрель көннәрендә барган II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены форумы кысаларында уза.

Тамашада Башкортстан Республикасының “Хәзинә” тальянчылар халык ансамбле (ансамбль җитәкчесе Венер Шәрәфетдинов), “Сөмбел” халык бию ансамбле (ансамбль җитәкчесе Ринат Байморатов), Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, җырчы Ришат Төхвәтуллин һ.б. катнашачак.

Онлайн карау өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/188/.

Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*