tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар-информ матбугат үзәгендә Ык буе авыллары Сабан туена багышланган матбугат конференциясе узды

Татар-информ матбугат үзәгендә Ык буе авыллары Сабан туена багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген, 18 июль көнне, Татар-информ матбугат үзәгендә Ык буе авыллары Сабан туена багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы Фәрит Уразаев; Бөтендөнья татар конгессының Башкортстандагы вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы Алик Локманов һәм БР Туймазы районы татарлары конгрессы җитәкчесе, Ык буе авыллары сабантуеның оештыру комитеты рәисе урынбасары Индира Латыйпова катнаштылар.
Искәртеп узабыз, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасы рәисе Фәнир Галимов тәкъдиме белән, 22 июль көнне Туймазы районы Төмәнәк авылында, Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Милли бәйрәмебезгә 14 район, шул исәптән Татарстанның – Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы, Башкортстанның Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Оренбург өлкәсенең Абдуллино, Октябрьский районнарыннан кунаклар килер дип көтелә. Бәйрәмдә чит илдән дә килгән милләттәшләребез дә катнашачак. Сабантуе батырына Татарстан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән “Лада Гранта” машинасы бүләк ителәчәк.
Милли бәйрәм 21 июль кичендә Туймазы шәһәре үзәк мәдәният һәм ял паркында татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары концерты белән башланачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*