tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Канадысында бәйрәм
Татар Канадысында бәйрәм

Татар Канадысында бәйрәм

Танылган татар язучысы Гадел Кутуйның туган төбәге Пенза өлкәсенең Татар Канадысы авылындагы мәчет төзелүгә 25 ел тулуга багышланган  “Авыл  җыены” узды.  Авылда бүген өч мәчет булу ул монда байларның күп булуынан, яисә мода артыннан куу түгел, ә халыкның гыйбадәтханәләргә  күпләп йөрүеннән. Чөнки еш кына җомга һәм гает намазларына килүчеләрне мәчет үзенә сыйдыра алмый. Шунлыктан, өлкә авылларында мәчетләр ел саен арта бара.

Яңа Россиядә узган гасырның 90 нчы елларында яңарыш җилләре исә башлап дингә җылы караш тоелган чорларда  Татар Канадысының нәкъ үзәгендәге әлеге мәчеткә нигез салына.

Авылдагы беренче мәчетнең беренче нигез ташларын салучыларны, аны төзергә ярдәм итүчеләрне бәйрәм көнне бик күпләр җылы хисләр белән искә алдылар. Шуларның берсе шушы авылда туып-үскән, себер якларында яшәүче Җәүдәт Рамазанов.

Изге гамәл кылучыларның исемнәре әнә шулай еллар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып тарихка кереп калачак.  Гомумән 1992 нче ел авылда зур төзелешләр чоры була. Мәчет белән бергә авылда яңа мәктәп тә салына. Шунысы сөенечле, авылда   туучылар саны арта бара, бүген балалар бакчасына 85 сабый йөрсә, мәктәптә 210 укучы белем ала. Мәктәптә дөнъявый белем бирү белән бергә дини вәзгыятьне дә инкарь итмиләр.

Мәктәп авылда узучы бер генә чарадан да читтә калмый. Бүгенге авыл җыенына да ярминкә оештырганнар.

Бу көнне мәчет янындагы бәйрәм мәйданында чит җирләрдән кайтучы дистәләгән кешене очратырга туры килде. Ульяновск өлкәсендә туып-үскән генерал Мансур Йосыпов Мәскәүдән кайтса, Лилия ханым Мөхәммәтҗанова исә Үзбәкстаннан кайткан.

Бәйрәм көнне еш кына яуган яңгырлар да туктап торды. Авыл халкы көн буе бәйрәм итте, мәйданчыкларда һәртөрле бәйгеләр, спорт уеннары барды.

Бүгенге көндә Пенза татарлары 22 нче июльдә булачак Бөтенроссия авыл сабантуена әзерлек эшләре белән мәшгуль.

                                                                         Рамис Сафин,  Пенза өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*