tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Караболагы – 60 ел үлем кочагында
Татар Караболагы  – 60 ел үлем кочагында

Татар Караболагы – 60 ел үлем кочагында

1957 елның 29 сентябрь көнне Чиләбе өлкәсендә урнашкан “Маяк” атом комбинатында зур һәлакәт була – производствода атом реакторы шартлый һәм тирә-юньгә коточкыч күләмдә үтергеч радиация тарала.

“Атом болыты” “Маяк” комбинатыннан ерак булмаган Татар Караболагы авылы өстеннән дә үлем тузаны сибеп уза… Нәтиҗәдә, шушы 60 ел вакыт эчендә элек 4-5 мең кеше яшәгән авыл халкы каты авырулардан, хроник нурланыштан, яман шештән 8 зиратка күчеп бетә… Бүген Татар Караболагында нибары йөзләп кеше яши, алары да авыру.

Ф. Бәйрамованың “Фейсбук”социаль

челтәрендәге хәбәрләреннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*