tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кешеләре күрешкәндә һәм саубуллашканда кимендә өч сүз әйтергә тиеш»
«Татар кешеләре күрешкәндә һәм саубуллашканда кимендә өч сүз әйтергә тиеш»

«Татар кешеләре күрешкәндә һәм саубуллашканда кимендә өч сүз әйтергә тиеш»

Пандемияне күпме каһәрләсәк тә, аның уңай яклары да бар. Әйтик, Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте, буш вакытым булса, туган телемне өйрәнер идем, дип теләк белдерүчеләр өчен онлайн татар теле курслары башлап җибәрде. Курсларның эшчәнлеге турында мөхтәриятнең әлеге эшкә җаваплы хезмәткәре Наилә ханым Шәмиева сөйләде.

– Бу эшчәнлек безнең өчен яңалык түгел дип әйтмәкчемен. Бер төркем элек тә бар иде. Ул төркемдәгеләр эшчәнлеген дәвам итә. Шуның янәшәсендә хәзер дүрт башлангыч төркем оештырылды. Шулай итеп, бүген 54 кеше дистанцион рәвештә, читтән торып туган телебезне өйрәнә. Дәресләр атнага бер тапкыр бер сәгать дәвамында алып барыла. Дәресләрне  КФУны тәмамлаган, Мәскәүдә магистратурада укыган Альбина Вәлиева алып бара. Атнаның өч көнендә шөгыльләнәләр. Дәвам итүче төркемдә –13, калганнарында – 10-11 кеше.

– Нинди кыенлыклар бар?

– Алай әллә нинди кыенлыклар бар дип әйтмәс идем. Бөтенесенә дә бик ошый. Яңа теләк белдерүчеләр бар. Боларны укытып чыгармыйча, яңа төркем туплап булмас инде. Укучыларыбыз Мәскәүдән генә түгел, Уфадан, Казанның үзеннән, чит илләрдән – Англиядән, Америкадан, Төркиядән дә бар.

– Методистлар эшләгән махсус программа нигезендә укытасыздыр шәт?

– Әлбәттә, шулай. 15 сәгатьлек программа буенча эшлибез. Өч атна укыттык инде. Бер караганда 15 сәгать бик аз кебек. Туган телебезне яхшырак, тирәнрәк белергә теләүчеләргә киләчәктә  дәвам итүчеләр төркемендә  шөгыльләнү мөмкинлеге бар.

– Мәскәүдә яшәүчеләр мөхтәрият бинасында – Әсәдуллаев йортында эшләп килүче татар теле курсларына килеп тә укый ала ич әле.

– Ни кызганыч, хәзер, пандемия вакытында, әлеге курслар эшләми. Карантин беткәч, әлбәттә, әлеге курслар ишекләрен ачачак. Анда өч төркем шөгыльләнә. Бер төркемдә – балалар, ике төркемдә олылар укый. Өлкәннәрне – күренекле әдип, галим Равил Рахмани белән Тәнзилә Хөснетдинова, балаларны Равил абыйның хатыны Асия Рахмани укыта. Шушы мөгаллимнәр сафына хәзер инде менә яңа, яшь белгеч Альбина Вәлиева өстәлде. Татар үзәгенә телебезне өйрәнергә килүчеләрне ул да укытыр, туган телебезне өйрәнергә теләүчеләр тагын да артыр дип өметләнәбез.

– Туган телебез белән таныштыруның, кызыксындыруның башка юлларын да эзлисез дип ишеттек.

– Әйе, эзләнәбез. Әйтик, “Өч сүз”  проекты, бер караганда бик гади тоелса да, бөтенләй татарча сөйләшмәүчеләрне туган телебез мохитенә җәлеп итүнең беренче адымы булыр дип торабыз. Табигый, татар кешеләре күрешкәндә, саубуллашканда кимендә өч сүз әйтергә, кулланырга тиеш. Сер түгел, Мәскәүдә татарлар шактый күп. Тик алар урамда татарча сөйләшергә кыенсына. Урамда очрашканда “Привет!” дип түгел, “Сәлам!” “Хәлләрең ничек?” дип күрешергә була ич. Саубуллашканда “Хуш!”, “Сау булыгыз!”, “Исән булыгыз!” дип әйтергә киңәш итәбез.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*