tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Китабы йортында «Казан университетында татар филологиясе: остазлар белән очрашу кичәсе» үтәчәк
Татар Китабы йортында «Казан университетында татар филологиясе: остазлар белән очрашу кичәсе» үтәчәк

Татар Китабы йортында «Казан университетында татар филологиясе: остазлар белән очрашу кичәсе» үтәчәк

2020 елның 11 нче декабрендә Татар Китабы йортында «Казан университетында татар филологиясе: остазлар белән очрашу кичәсе» үткәрелә.

Кичәдә Казан университетының дөньякүләм танылган Казан тюркология мәктәбе һәм совет чорында 1944 елда ачылган татар бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләшәчәкбез. Укыту барышында алып барылган диалектологик, фольклор, археографик экспедицияләр, иҗади түгәрәкләр турында шул вакыйгаларда катнашкан шәхесләр сөйли.

Совет чорында татар бүлеге мөстәкыйль факультет булып җитлекте. 1989 елда, шул чорда университетның уку-укыту эшләре проректоры М.Госманов тәкъдиме белән, Гыйльми берлек Татар бүлегенең нигезендә «Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты»н булдыру турында карар кабул итә. Кичә шул вакытлар кайтавазы булып яңгырый.

Татар филологиясендә тирән эз калдырган, инде арабыздан китеп барган өлкән буын остазларыбыз Вахит Хөҗҗәт улы Хаков, Гомәр Фәиз улы Саттаров, Фәһимә Миргали кызы Хисамова, Резедә Кадыйр кызы Ганиева һ.б. галимнәребез эшчәнлекләрен дә хәтеребездә янартабыз.

Кунаклар XIX гасырда нәшер ителгән фәнни хезмәтләр, халык язучысы Аяз Гыйләҗевның һәм мөгаллим язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси әйберләре белән таныша алачак.

Татар Китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*