tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китаплары Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” фестивалендә катнаша
Татар китаплары Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” фестивалендә катнаша

Татар китаплары Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” фестивалендә катнаша

Мәскәүдә 1-6 июньдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале узачак. Быел ул Театр елына багышлана. Фестивальдә Татарстан китап нәшрияты да катнашачак. Чарада укучыларны яраткан язучылар һәм шагыйрьләре белән очрашулар, музыкаль һәм театраль тамашалар, музейлар белән танышу, тарих буенча лекцияләр һәм, әлбәттә инде, яңа китаплар көтә. Татарстан китап нәшрияты фестивальдә өлкәннәр һәм балалар өчен 300ләп төрле китап тәкъдим итәчәк.

Нәшрият әлеге чарада бишенче тапкыр катнаша. 2015 елда Татарстан китап нәшрияты стендын Россия президенты Владимир Путин, 2016 елда – премьер-министр Дмитрий Медведев та караган иде. Быел 100 еллыгын билгеләүче Татарстан китап нәшрияты фестивальгә үз программасын әзерләде. 1 июнь, 13:00 – нәшриятны рәсми тәкъдим итү. 2 июнь, 13:50 – Галимҗан Гыйльманның “Татар мифлары – балаларга” китабын тәкъдим итү. Чараны Мәскәүнең Большой театры опера җырчысы ачачак. Китап сөючеләрне 1 июньнән 6 июньгә кадәр Кызыл мәйданда “Россия төбәкләре” павильонында (17нче санлы чатыр) көтәбез!

https://matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*