tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы 2014 ел нәтиҗәләрен барлады
Татар конгрессы 2014 ел нәтиҗәләрен барлады

Татар конгрессы 2014 ел нәтиҗәләрен барлады

Бүген, 5 декабрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киңәйтелгән утырышын уздырды. Ул 2014 елдагы эш нәтиҗәләрен барлау һәм 2015 елга эш планын төзү-раслауга багышланган иде. Татарстан җитәкчелегеннән утырышта Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Төп чыгышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ясады. Ул ел буена эшләнелгән эшләргә, үткәрелгән чараларга җентекле анализ ясады. Татар конгрессы җитәкчесе “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы башланып китүен дә искәртеп, татар бизнесына мөрәҗәгать итте. Нижневартовскта бизнес корып, туган ягы Пенза өлкәсендә үз акчасына балалар бакчасы һәм мәктәп салдырган Р. Әбүзәровның эш тәҗрибәсен өлге итеп алып татар эшмәкәрләре үз төбәкләрендә татар мәктәпләре сала башласа иде дип ассызыклады Ринат Закиров. “Татарлар күп җирдә мәчет төзеделәр, Хәзер татар мәктәпләренә игътибарны юнәлтергә кирәк. Әлбәттә, мәктәпләрне үз җилкәбезгә генә алу турында сүз бармый, дәүләт үз вазыйфасын үтәргә тиеш, Шулай да мәктәп төзү милләтебезгә бик кирәкле гамәл”, – диде ул.

4 декабрьдә үткән комиссия утырышлары турында мәгълүматны комиссия җитәкчеләре һәм вәкилләре җиткерде.

Чыгыш ясаучылар дүрт дистәгә якын булганга күрә, табигый, бар теләгән кеше трибуна янына чыга алмады. Аларга тәкъдимнәрен аппарат хезмәткәрләренә тапшырырга әйтелде. “Без аларның барысын да карап чыгарбыз”, – диде Ринат Закиров.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова республикабызның мактаулы исемнәрен бирү таныклыкларын, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров – оешмабызның медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*