tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Фәнис Фәткуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татар конгрессы Фәнис Фәткуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар конгрессы Фәнис Фәткуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

22 ноябрьдә безнең арабыздан Уфада яшәүче милләттәшебез, татар-башкорт дөньясындагы билгеле журналист, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының Уфадагы хәбәрчеләр пункты җитәкчесе Фәнис Фәткуллин (Фәнис Фәтхи) бакыйлыкка күчте. Мәрхүм белән хушлашу бүген Уфада көндезге икедә аның фатирында узачак. 24 ноябрь ул туган ягы – Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында җирләнәчәк. Мәрхүмгә 57 яшь иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Фәнис Фәнир улы Фәткуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*