tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Шереметьево аэропортындагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклаша
Татар конгрессы Шереметьево аэропортындагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклаша

Татар конгрессы Шереметьево аэропортындагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклаша

Илебез кайгылы көннәр кичерә. Бөтендөнья татар конгрессы Sukhoi Superjet 100 очкычы янып һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Очкычта булган 78 кешенең 41е якты дөньяны калдырып киттеләр. Бу аерым кешенең, гаиләнең генә югалтуы түгел, бу – барлык милләтләр һәм диннәр өчен уртак кайгы.

Исегезгә төшерәбез, 5 май кичендә «Аэрофлот» компаниясенең Мәскәүдән Мурманскига оча торган Sukhoi Superjet 100 самолеты Шереметьевога ашыгыч рәвештә әйләнеп кайта. Һава торышы начар булу сәбәпле, самолет икенче тапкырдан гына утыра ала. Җиргә төшкәндә шасси стойкалары ватыла һәм двигательләр яна башлый. Нәтиҗәдә 78 кешенең 41е якты дөнья белән хушлаша, алар арасында 40 пассажир һәм бер экипаж әгъзасы була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*