tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы төрки дөнья белән элемтәләрен ныгытуга әзер
Татар конгрессы төрки дөнья белән элемтәләрен ныгытуга әзер

Татар конгрессы төрки дөнья белән элемтәләрен ныгытуга әзер

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан Республикасының Төркия Җөмһүриятендәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин белән очрашты.

Очрашу вакытында сүз ике якның Төркиядә яшәүче милләттәшләребез мәнфәгатьләреннән һәм Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерү заруриятеннән чыгып бердәм эш алып бару кирәклеге турында барды, конкрет чаралар турында сөйләшенде.

Билгеле булганча, 2014 елда Казан Төрки дөнья башкаласы статусын алачак. Ринат Закиров һәм Айдар Гашигуллин татар конгрессының әзерлек эшләрендә катнашу дәрәҗәсе турында фикер алыштылар.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*