tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татар конгрессы Уфада ифтар ризыкларын ланч-боксларда өйгә китереп бирүне оештырды

ВИДЕО: Татар конгрессы Уфада ифтар ризыкларын ланч-боксларда өйгә китереп бирүне оештырды

“Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, — диелә бер хәдистә. Быелгы ифтар гомуми үзизоляция режимы кертелү сәбәпле элеккечә – мәчетләрдә, өйләрдә җыелып авыз ачу форматында үтми. Шул сәбәпле Бөтендөнья татар конгрессы Уфада ифтар ризыкларын ланч-боксларда өйгә китереп бирү, яки сөйләшенгән урынга килеп алуны оештырды. Әлеге җыелмалар Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәмендә “Ихлас” кафесында җыела.

Шундый ланч-боксларның бер өлеше Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренә, ветераннарга, мәчет эшчеләренә, мохтаҗларга таратылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*