tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы янгыннан китапханәсен югалткан Тайчы авылына ярдәм итәчәк
Татар конгрессы янгыннан китапханәсен югалткан Тайчы авылына ярдәм итәчәк

Татар конгрессы янгыннан китапханәсен югалткан Тайчы авылына ярдәм итәчәк

Омски өлкәсенең Тәвриз районы Тайчы авылында 21 июнь төнендә ут афәте чыгып, Мәдәният йорты һәм китапханә янып көл булды. Тәвриз районы башлыгы Артем Чуланов әлеге бина агачтан төзелгән булуын һәм аның урынына 2019-2020 елларда яңа Мәдәният йорты һәм китапханә төзү планлаштырылган булуын әйтте. Бүгенге көндә мәдәният йорты һәм китапханә өчен вакытлы түләп тору шарты белән бина табылган.

Тайчы авылында 450 кеше яши. Биредәге китапханә мөдире янгынга кадәр фондта дүрт меңгә якын китап сакланганын, шуларның бер өлеше татар китаплары булуын җиткерде. Авыл халкы китапханәне торгызырга ярдәм сорап, өлкәнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә мөрәҗәгать белән чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы Тайчы авылына ярдәм йөзеннән балалар китаплары, классик әдәбият һәм башка китаплар бирәчәк. Китапларны тапшыру 14 июльдә Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе вакытында булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*