tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар конгрессына кермичә китү мөмкин түгел”
“Татар конгрессына кермичә китү мөмкин түгел”

“Татар конгрессына кермичә китү мөмкин түгел”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Финляндиядә яшәүче татарлар Рафыйк һәм Гөлтан Бәдретдиннәр булып китте. Милләттәшләребез Казанга Универсиада уеннарын карау өчен берничә көнлек кенә сәфәр белән махсус килгән.

“Универсиада уеннарында безнең кече кызыбыз Мирал Финляндиянең баскетбол җыелма такымында уйный. Менә без иптәшем һәм олы кызыбыз Нуран белән аның өчен җан атарга дип килдек. Инде Казанга килгәч, Татар конгрессына кермичә китү мөмкин түгел, дип сезнең янга кердек”, диде Гөлтан ханым.

“Без Казанга беренче тапкыр гына килмибез, әмма бу сәфәребезне без аны танымадык дисәк тә була. Яңа үзгәрешләрне күреп шатландык”, ди Рафыйк әфәнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*