tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды
Татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды

Татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды

Бүген, 29 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының актлар залында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды. Килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Үз чыгышында Башкарма комитет җитәкчесенең  урынбасары милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, ел әйләнәсендә Башкарма комитет тарафыннан уздырылып килүче чаралар турында сөйләде. Шулай ук Марс Тукаев август аенда VI Бөтендөнья татар конгрессы cъезды узуы һәм аның пленар өлешендә Милли шура оешуы турында да ассызыклады.

Башкортстан Республикасыннан килгән татарларның күпчелеге Иглин районы авылларында яшәүче милләттәшләребез. Араларында Турбаслы, Иске Юрмаш һ.б. авыл кешеләре бар. Күпчелегенең Казанга беренче тапкыр гына килүләре. Килгән милләттәшләребез үз районнарында яратып “ТНВ-Планета” каналын караулары, “Сөембикә” журналын яздыртып укып барулары турында сөйләп уздылар. Очрашу ахырында Башкортстаннан килгән татарларга конгрессның истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Иртәгә, 30 сентябрь көнне, җәмәгать эшлеклесе Илфир Гәрәев җитәкчелегендәге әлеге делегация, үз экскурсияләренең программасы кысаларында Казан шәһәрендәге музейлар, истәлекле урыннар, мәчетләр белән танышачаклар.

Бөтендөнья татар конгрессы Матбугат хезмәте, Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*