tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Чуашстан Республикасыннан килгән булачак абитуриентлар белән очрашу узды

Татар конгрессында Чуашстан Республикасыннан килгән булачак абитуриентлар белән очрашу узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында Чуашстан Республикасыннан килгән булачак абитуриентлар һәм укытучылар белән очрашу узды. Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы референты Радик Муллагалиев алып бардылар.

Делегациянең җитәкчесе, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов әлеге очрашуның мөһимлеген ассызыклап, бу сөйләшү булачак абитуриентлар өчен укырга керү алдыннан беренче консультация, ди. “Бүген Канаш, Комсомол (Урмай, Тукай авыллары), Батыр (Шыгырдан, Татар Сыгыты, Кыр Бикшеге авыллары) районнарыннан 11нче сыйныфны тәмамлаучы 40 лап татар укучысын алып килдек. Алар Казанда югары белем алырга теләкләре булуларын белдерделәр. Татар конгрессы тарафыннан туплана торган исемлеккә кереп, югары уку йортларында Татарстан хөкүмәте тарафыннан бирелгән максатчан (целевой) урыннарга юлламалар алу, төп максатларыбызның берсе булып тора” – дип сөйләде Фәрит Гыйбатдинов.

Казан шәһәрендә укырга теләүче 11 сыйныфлар әлегә төгәл генә үз  белгечлекләрен ачыклап бетермәгәннәр.  Ләкин алар сайлаган югары уку йортлары исемлегендә: Казан Федераль университеты (КФУ), Казан милли тикшерү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Россия ислам институты һ.б. бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*