tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Садри Максудиның оныгы булып китте
Татар конгрессында Садри Максудиның оныгы булып китте

Татар конгрессында Садри Максудиның оныгы булып китте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Төркия делегациясе кунак булды. Кунаклар арасында Садри Максудиның оныгы, Бөтендөнья татар лигасы рәисе, профессор Генюль Пултар һәм Макъсуди гаиләсе нәселеннән Али Вахит Турхан һәм аның хатыны Мустесна Турхан бар иде.

Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте. Очрашуда шулай ук аның урынбасарлары Данис Шакиров, Марс Тукаев һәм Тәбрис Яруллин катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе кунакларны конгресс эшчәнлеге белән таныштырды һәм Гюнель Пултарны 2019 елда Казанда узачак Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашырга чакырды. Ринат Закиров шулай ук Казанда Төркиядән 7 студент белем алу турында сөйләде һәм мәгариф өлкәсендә тагын да активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Генюль Пултар үзенең Казанга беренче генә килмәве турында әйтте: 1992 елда ул татар конгрессының беренче съезды делегаты буларак катнашкан. Бөек татар һәм төрек галименең оныгы Казанда Садри Максуди һәйкәле булган Истанбул паркы булуына соклануын белдерде.

Әңгәмә ахырында кунаклар һәм җитәкчелек Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә актив эшләре өчен рәхмәт белдерде. Искәртеп үтәбез, кунакларны Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев озатып йөрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*