tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында “Татар кызы – 2020” бәйгесен оештыру комитетының эшлекле очрашуы узды
Татар конгрессында “Татар кызы – 2020” бәйгесен оештыру комитетының эшлекле очрашуы узды

Татар конгрессында “Татар кызы – 2020” бәйгесен оештыру комитетының эшлекле очрашуы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы – 2020” бәйгесен оештыру комитетының эшлекле очрашуы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды. Киңәшмәдә шулай ук Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең Президенты Лена Колесникова да катнашты.

Биредә Халыкара “Татар кызы” бәйгесе Дирекциясенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина чараның Республикакүләм зональ этаплары барышы хакында сөйләде. Шулай итеп, хәзерге вакытта 5 зональ этап үткәрелде: Чирмешәндә, Арчада, Яр Чаллыда, Тәтештә һәм Азнакайда. Барлыгы 60ка якын гүзәл зат ияләре катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: конкурс “Татарлар: Гамәл стратегиясе”ндә билгеләнгән төп юнәлешләрне тормышка ашыруны да узенә максат итеп куя.

11 декабрьдә мәркәзебезнең “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Республикакүләм “Татар кызы – 2020” бәйгесенең Казан шәһәре буенча сайлап алу этабы узачак. Билгеле булганча, матурлык, сәләтлек һәм милли традицияләр бәйгесендә 30га якын кыз көч сынашачак.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*