tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” активистлары белән очрашу узды
Татар конгрессында Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” активистлары белән очрашу узды

Татар конгрессында Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” активистлары белән очрашу узды

27 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының актлар залында Түбән Новгород өлкәсеннән килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы активистлары белән очрашу узды. Түбән Новгород өлкәсеннән килгән хатын-кызларны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде. Үз чыгышында “Ак калфак” рәисе милләттәшләребезгә соңгы айларда Татарстанның Саба, Лаеш, Сарман районнарында уздырылган чаралар турында бәян итте. Әлеге тәҗрибәне үз регионнарында файдалы итеп куллану мөмкинчелеге турында да ассызыклады.

Түбән Новгород өләсеннән килгән “Ак калфак” активистларының күпчелеге Дзержинск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез. Әлеге хатын-кызларның Казанга килүе Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте белән берлектә оештырылган. Экскурсия программасы кысаларында бүген Түбән Новгородтан килгән милләттәшләребез Казан шәһәре буенча сәяхәттә шәһәрдәге музейлар, истәлекле урыннар, мәчетләр белән танышачаклар.

Бөтендөнья татар конгрессы Матбугат хезмәте, Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*