enrutat
Баш бит / Татар конгрессында — Япониядән килгән милләттәшләр
Татар конгрессында — Япониядән килгән милләттәшләр

Татар конгрессында — Япониядән килгән милләттәшләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  рәисе Ринат Закиров Япониянең Йокогама шәһәреннән кунакка килгән татар гаиләсен — Әхмәт һәм Динә Вәлиевларны кабул итте. Аларның максатлары — Япониядәге милләттәшләребезне туплап татар оешмасын төзү. тәҗрибә һәм киңәшләр өчен Вәлиевлар конгресска килде.

Бу яшь гаилә моннан сигез ел элек Башкортстаннан Япониягә күчә. Әхмәт Япония хөкүмәтенең стипендиясенә ия була. Стажеровкага  китә. Ике елга. Аннан укуын дәвам итү өчен бу илдә кала. Татарларны барлый, аралаша башлый. Гаиләсе дә Япониягә күченә. Аларның 5 яшьлек кызлары Нэва һәм 3 яшьлек уллары Әнәс анда туган.

Агымдагы елның март аенда  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Япониягә сәфәре вакытында татарлар белән очрашуын оештыруга да алар зур тырышлык күрсәтәләр.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*