tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессының киңәйтелгән утырышы эшен тәмамлады
Татар конгрессының киңәйтелгән утырышы эшен тәмамлады

Татар конгрессының киңәйтелгән утырышы эшен тәмамлады

Бүген 7 декабрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышының пленар өлеше узды

Башкарма комитет әгъзаларын, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләрен, чакырылган кунакларны Татарстан Президенты киңәшчесе Радик Гыйматдинов Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Татарстан һәм татар дөньясы бергәлеге зур әһәмияткә ия булуын аеруча ассызыклады.

2013 ел нәтиҗәләре һәм 2014 елга корылган план, шулай ук татар дөньясы алдында торучы проблемалар һәм максатларга ныклап анализ ясалган чыгыш белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады.

Соңыннан көне буе диярлек эшлекле фикер алышу барды. Чыгышлар конкрет тәкъдимнәр, кимчелекләрне күреп тикшерүләргә бай иде. Татар милли элитасы бу җыелыштан уйларлык һәм уйланырлык, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлап-тоеп китә дияргә җирлек бар.

Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Сембер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Урал татарлары конгрессы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина, Башкарма комитет әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова, Американың Висконсин университеты галиме Юлай Шамилоглу, Ырынбур татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Зәбиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, БТК Казан бүлекчәсе җитәкчес Фәрит Мифтахов һәм башкаларның чыгышлары утырышта катнашучылар игътибарыннан читтә калмады.

Пленар утырыш вакытында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы яңа дизайндагы сайтның презентациясе үтте. Андагы яңа мөмкинчелекләр белән БТК БК ның мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи таныштырып китте.

Утырышта барлык комиссияләрнең рәисләре кичә үткәрелгән утырышлар буенча хисап тотып, кабул ителгән резолюцияләрне укыдылар.

Пленар утырыш ахырында татар җәмәгатьчелегенең иң булдыклы, эшчән кешеләренә Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышыалып барган эшләренең нәтиҗәсе итеп резолюция кабул итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*