tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар көрәшчеләре Япониядә
Татар көрәшчеләре Япониядә

Татар көрәшчеләре Япониядә

Татар көрәшчеләре Япониядә көрәш сәнгатен күрсәтәчәк. Бу эштә батырларга хореограф Нурбәк Батулла ярдәм итә. Безнекеләр Токио, Окинава, Наха шәһәрләренә булачак.

Көрәшчеләр Илсур Гимадутдинов, Азат Нурмөхәммәтов, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин, Айнур Сыртаев, Муса Галләмов, тренер Вакыйф Дәүләтшин, Россиянең көрәш федерациясе һәм Татарстанның спорт министрлыгыннан 14 кешелек делегация Япониягә килеп чыккан. Кичә алар Токиога килсә, бүген инде Окинава якларына, Наха шәһәренә очачаклар. Бу хакта безгә Булат Мусин хәбәр итте.

Көрәшчеләр Япониядә нишләп йөри соң? Баксаң, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2018 ел сугыш төрләре сәнгате өлкәсендә Россиядә Япония ел, ә Япониядә Россия елы икән. Ике илнең көрәш, сугыш төрләре вәкилләре үзара хезмәттәшлек итү йөзеннән Россия яки Япониядә төрле очрашулар, мастер-класслар күрсәтәләр.

Шунысы үзенчәлекле, татар көрәшчеләренә үз осталыкларын күрсәтүдә, көрәшне нәкъ менә сәнгать икәнен шәрехләүдә хореограф Нурбәк Батулла ярдәм итәчәк. Ул инде егетләр белән «Ак Барс» Көрәш Сараенда да шөгыльләнде, шулай ук билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатын да игътибар белән күзәтте.

idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*