tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы” бәйгесе финалистлары аш-суда осталыгын күрсәтте

“Татар кызчыгы” бәйгесе финалистлары аш-суда осталыгын күрсәтте

Казанда балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни кызлар арасында үткәрелгән “Татар кызчыгы” бәйгесенең финал сынаулары уза. Сайлап алу турында җиңеп, финалга узган 11 кыз кичә “Татар утары”нда аш-су бәйгесендә катнашты. Аларның бурычы кыстыбый пешерү иде.

Нәни кызчыклар алдан әзерләнгән камырны үзләре җәйде.  Камыр җәймәләрен ике ягын табада пешереп алырга аларга ярдәм иттеләр. Аннары кызчыклар үзләре җәймәгә инде әзер бәрәңге боламыгын салып төрделәр һәм кыстыбыйны майладылар.

Иң соңыннан кызлар үзләре ясаган кыстыбыйларын авыз да иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*