tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы, Татар малае – 2020” җиңүчеләре билгеле!
“Татар кызчыгы, Татар малае – 2020” җиңүчеләре билгеле!

“Татар кызчыгы, Татар малае – 2020” җиңүчеләре билгеле!

Казан шәһәренең балалар бакчасында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек балалар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан менә 3 ел инде “Татар кызчыгы, Татар малае – 2020” бәйгесе үткәрелә. Шулай ук бу бәйге күп район һәм регионнарда киң яклау табып, үткәрелә башлады.

Бәйгегә катнашучыларның кызыксынуы елдан-ел арта бара. Быел 366 катнашучы арасыннан финалга 16 бала, 9 кыз һәм 7 малай, сайлап алынды. Бәйге ТАССРның 100-еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланды. Шуңа күрә балалар чыгышларында үзләренең шәҗәрәләре белән таныштырып, нәсел җепләренең кайсы җирлеккә барып тоташулары һәм сугышта катнашкан әби-бабаларының батырлыклары турында фикер җиткерделәр.

Быелгы вәзгыятьне искә алып, йомгаклау өлеше Казан шәһәренең иң матур җирләренең берсе булган Урицкий паркында үткәрелде. Малайлар каеш ясау, беләзек үрү, спорт ярышлары буенча көч сынашсалар, кызлар исә бәрәңге “тәкә”се пешерү, изү ясау буенча осталыкларын күрсәтте. Балаларның чыгышы һәрберебезне куандырды.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан балалар велосипед белән бүләкләнде. Хөкемдарлар арасында балалар яратып укый торган “Ялкын”, “Салават Күпере”, “Сабантуй” журналларының баш мөхәррирләре булуы да күңелле күренеш. Киләчәктә дә бәйгенең дәвамлы булуын телибез.

Җиңүчеләр

Сәйдә Абдуллина –  “Иң оста пешекче”;

Наилә Гафиятуллина – “Иң булдыклы кыз”;

Сәмирә Галиева – “Иң ягымлы кыз”;

Раянә Шаһиева – “Иң тыйнак кыз”;

Әмирә Фәрдиева – “Иң кыю кыз”;

Нурлана Габделхаева – “Иң сөйкемле кыз”;

Энҗе Габитова – “Иң яхшы кул остасы”;

Әдилә Захарова – “Иң чая кыз”;

Рамай Вафин – “Иң чая малай”;

Арслан Сибгатуллин – “Иң сәләтле малай”;

Әмирхан Гаянов – “Иң тырыш малай”;

Сәйдәш Гарифҗанов – “Иң һөнәрле малай”;

Вильдан Рәхмәтуллин – “Иң ихлас малай”.

Арслан Сибгатуллин – ГРАН-ПРИ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*