tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызларын кул эшләре конкурсында сынадылар
Татар кызларын кул эшләре конкурсында сынадылар

Татар кызларын кул эшләре конкурсында сынадылар

Бүген халыкара “Татар кызы-2017” конкурсының ярымфинал өлеше башланып китте. Конкурсның оештыручылары һәм жюри әгъзалары Россиянең 22 регионыннан (шул исәптә Татарстан да) һәм 2 чит илдән (Казахстан һәм Кыргызстан) катнашучы татар кызларын интеллектуаль, аш-су һәм кул эшләре өлкәсендәге осталыкларын сынадылар.

“Дворянское гнездо” ресторанында узган кул эшләре конкурсының беренче өлешендә каллиграф Нәҗиб Нәккыш татар кызларына шамаилләр тарихы, аларның төрләре һәм ясалыш үзенчәлекләре турында бәян итте. Соңрак нәкышчы катнашучы кызларга гарәп телендә үз исемнәре язылган өлге кәгазьләр таратты. Әлеге өлгене кулланып кызлар пыялага үз исемнәрен төшереп шамаильләр ясадылар.  Ә инде кул эшләре бәйгесенең икенче өлешендә кызларны калфак чигү серләренә төшендерделәр. Соңрак кызлар үзләре дә әлеге милли баш киемен чигүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*