tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызы-2014
Татар кызы-2014

Татар кызы-2014

Чиләбедә «Трактор» боз сараенда «Татар кызы – 2014» бәйгесенең күптән көткән  финалы узды. Әлеге мактаулы исемгә Башкортстан Республикасыннан Зәлия Әхтәмова лаек булды.

Чиләбедә үткәрелүче «Татар кызы» төбәкара конкурсы елдан-ел таныла, популярлаша бара. Урал төбәгендә соңгы дүрт елда киң күләмдә үткәрелә торган әлеге бәйгеләр Чиләбе татарларының да, бөтен Көньяк Уралда яшәүче халкыбызның да тормышында күренекле вакыйга булып тора, дисәк, һич тә ялгыш булмас. 2011 елда беренче мәртәбә оештырылган бәйгедә Көньяк Уралның ун төбәгеннән 12 кыз катнашкан. Бу кызлар бәйгенең сайлап алу өлешендә катнашкан 300 гүзәл зат арасыннан җиңеп чыкканнары. Ул вакытта да бәйгенең финал өлеше “Трактор” боз аренасында 8 мең тамашачы алдында үткәрелгән.

ТК 5“Татар кызы – 2014” бәйгесендә 30 гүзәл зат 5 ай дәвамында чибәрлектә, уңганлыкта, тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашты. Кызлар туган якларын өйрәнделәр, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Сабантуенда, өлкәнең матур табигать урыннарында булдылар, кул тегермәнендә он тарттырып та карадылар, кияү пилмәне пешерделәр, хәтта зәркән әйберләр – беләзекләр эшләделәр, спорт ярышларында үзләрен күрсәттеләр – гер күтәрделәр, көрәштеләр, тагы да бихисап сынаулар үттеләр.

Күпләргә бу төр бәйгеләр үткәрү бик үк аңлашылып бетмәскә дә мөмкин. Тик кызларны бу рәвешле сынауның үз нечкәлеге бар – татар хатыннары гомер-гомергә бар яктан да килгән, уңган булулары белән аерылып торган, кирәк икән ир-ат эшен дә җиренә җиткереп башкарганнар.Чараны оештыручылар шушы үзенчәлекне күздә тотып эшләгәндер, мөгаен. Шуңа күрә, әлеге матурлык бәйгесенең төп максаты да иң чибәр татар кызын сайлап алу түгел, ә аларның уникаль эчке дөньясын ачып бирү, кызларның ни дәрәҗәдә милли гореф-гадәтләргә, традицияләргә тугры булуларын ачыклау.

ТК 4

“Быел конкурста 18дән алып 30 яшькә кадәр булган кызлар үзләренең мөмкинлекләрен сыный алды. Катнашучыларның гаилә хәле каршылык булып тормый, иң мөһиме — үзеңнең сәләтеңне һәм милли гореф-гадәтләрне белүеңне күрсәтү”-, дип саный Чиләбе өлкәсе татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова.

Бар сынауларны иң уңышлы үткәннәре – 12 кыз финалга чыкты. 11 сентябрь көнне унике чибәркәй арасыннан бер җиңүче сайлап алынды. Ул Башкортстанның Юкәлекүл авылында туып үскән, хәзер Чиләбе өлкәсенең Миәсс шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек Зәлия Әхтәмова булды. Зәлия Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган, бүгенге көндә реклама буенча менеджер булып эшли. Зәлия Әхтәмова турында бирелгән мәгълүматларда “ата-анасы йортында татар теле исән” диелгән. Кыз күп укый, әдәби әсәрләрдән татар авторларын да укырга ярата.

ТК 2“Татар кызы-2014” исеменә лаек булучы, Зәлия Әхтәмова сүзләренә караганда, ул азакка кадәр иң чибәр, иң оста, уңган-булган татар кызы исемен яулаячагына ышанмаган. Әлеге бәйгегә кыз чын күңеленнән рәхмәтле.

«Гүзәлләрдән гүзәл, Чиләбе өлкәсенең иң талантлы татар кызлары арасыннан мине җиңүче итеп игълан иткәч, әлбәттә, минем куанычымның чиге юк! “Татар кызы 2014” исеменә лаек булу – олы горурлык. Бу бәйге мине бик купкә өйрәтте! Бәйгедә катнашкан кызларның барысына да мин рәхмәтлемен, чөнки кызларның гүзәл эчке дөньялары мине матурлыкка, яхшырак булырга өнди. Бәйге барышында мин аларның һәрберсеннән үрнәк алдым. Миңа Ходай Тәгалә шул бәйгедә катнашып, искиткеч хис-тойгыларга бирелергә мөмкинчелек биргәне өчен мин бик шатмын», – дип уртаклаша җиңүче.

Финал концертында Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов, Эльмира Калимуллина татар җырлары белән күңелне җылыттылар. Шулай ук Алман иленнән килгән оста баянчы, “”Ника” бүләге иясе Айдар Гайнуллин татар халык көйләренә тезмә башкарды, Татарстан дәүләт җыр-бию ансамбле чыгышы чараны бизәде, һәм  халкыбызда мәхәббәт уяткан “Буран әбиләре” татарча җырладылар. Ә бәйге инде күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

ТК 1

“Татар кызы” конкурсы, татар халкыбызның тарихи кыйммәтләрен югалтмыйча чын татар кызларын җыя. Мондый бәйгеләр тарихыбызны, мәдәниятебезне, туган телебезне үстерергә, онытмаска ярдәм итә.

Гүзәлия Гыйниятуллина,
КФУ студенты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*