tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2016” бәйгесе
“Татар кызы – 2016” бәйгесе

“Татар кызы – 2016” бәйгесе

Казанда “Татар кызы 2016” бәйгесенең сайлап алу туры бара. Быел аның географиясе киңәйгән. Катнашучылар Әстерханнан Оксана Сариева, Владимирдан Ләйсән Сагитова, Киров өлкәсеннән Әлфия Фәләхетдинова, Санкт- Петербургтан Әдилә Заһидуллина, Мәскәүдән Светлана Габбасова, Новосибирскидан Рәшидә Мөхәммәтшина, Омскидан  Лилия Мозафарова, Пермь краеннан Вероника Кантуганова, Башкортстаннан Эдельвейс Ихсанова, Комидан Алина Гатауллина, Кырымнан Эдаль Сәит-Аблаева, Татарстаннан Эльвина Нәҗипова, Самарадан Равилә Курмаева, Ставрополь краеннан Гөлчәчәк Хәбибуллина, Томскидан Айгөл Шәмсиева, Төмәннән Алсу Хафиз, Удмуртиядән Лиана Гайнетдинова, Ульяновскидан Лилия Зәмдиханова, Чиләбедән Сирин Садыкова, Ригадан Лилия Газишина.   Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20 татар кызы төрле юнәлешләрдә көч сынаша.  Бәйгедә катнашучылар,  5 август көнне, Болгар җирлегенә сәяхәт кылдылар  һәм фотосессия үткәрделәр. 6 августта конкурсантлар Бөтендөнья татар яшьләре Форумының пленар утырышы эшендә катнаштылар, Тукай Кырлайда, Арчада булдылар.

Бүген,  Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар тарихыннан биремнәр буенча  интеллектуаль тур узды. Соңыннан бәйгедә катнашучы кызлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Чиләбе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова белән очраштылар.

Көннең икенче яртысында “Татарская  усадьба” ресторанында конкурсантлар “Токмач кисү”,  “Кулъяулык чигү”  бәйгесендә көч сынашачаклар. Соңыннан “Печән базары” фестивалендә катнашачаклар.

  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*