tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2016” финалы 3 сентябрьдә үтәчәк
“Татар кызы – 2016” финалы 3 сентябрьдә үтәчәк

“Татар кызы – 2016” финалы 3 сентябрьдә үтәчәк

29 августта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты  бинасында “Татар кызы – 2016” матурлык һәм сәләт Халыкара конкурсының Чиләбедә 3 сентябрьдә үтәчәк финалына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Журналистлар алдында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Лена Колесникова чыгыш ясадылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Ринат Закиров ассызыклавынча, татар конгрессы бу проект үзен аклады һәм алга таба киләчәге бар дип саный. Бәйге елдан ел камилләшә, зурая бара. Алты ел үткәрү вакытында ул төбәк конкурсыннан халыкара статуска кадәр күтәрелә алды.

Лена Колесникова конкурсның шушындый югарылыкка күтәрелергә ярдәмнәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка рәхмәтләрен җиткерде. Мондый чаралар бүгенге көндә яшьләр белән эшләүнең иң нәтиҗәле формасы дип саныйбыз, диде ул. Чөнки монда күңел ачу гына түгел, конкурс аша узган йөзләгән кыз, хәзер аларга егетләр дә кушылдылар, бик күп белем туплыйлар. 5-6 ай аларны татар теле, җыр-бию укытучылары укыталар. Конкурстан соң анда катнашканнар үз төбәкләрендә милли тормыш лидерлары булып китәләр. Быелгы конкурс бөек Тукайның 130 еллыгына багышлана, катнашучылар күпме белем һәм мәгълүмат туплый!

Быелгы яңалыклардан, финалда спортив ярышлар каралган икән. Шулай ук конкурсант кызларны Дина Гарипова, Айдар Галимов, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле кебек сәхнә йолдызлары сәламләячәк. Киләсе елда бәйге Башкортстанда үтәчәк икән. Җиңүче кызга Златоуст осталары эшләгән күчмә таҗ һәм Татарстан Президентының махсус бүләге – җиңел машина тапшырылачак.

Матбугат конференциясендә катнашка “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бәйгенең Татарстанда үткән өлеше белән якынрак таныштырды.

Шулай итеп, 3 сентябрьдә Чиләбенең 7 мең кеше сыйдырышлы “Трактор” боз аренасында Чиләбе, Киров, Волгоград, Ленинград, Томск, Төмән өлкәләреннән, Коми, Марий Эл, Татарстана, Башкортстана республикаларыннан, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербурга һәм Казаннән төбәк бәйгеләре җиңүчеләре ярышачак. Финалда Латвия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан вәкилләренең чыгышлары да көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бйге финалына барлык төбәкләрдәге татар оешмалары активын оештырып алып бара, бу 200 ләп кеше булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*