tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2017” исеменә Татарстан кызы лаек булды
“Татар кызы – 2017” исеменә Татарстан кызы лаек булды

“Татар кызы – 2017” исеменә Татарстан кызы лаек булды

24 октябрь көнне, Уфа шәһәренең “Башкортстан” дәүләт концертлар залында Россиянең 11 регионыннан һәм Казахстаннан килгән 12 кыз «Татар кызы – 2017» халыкара конкурсында көч сынаштылар.

Мәртәбәле жюри әгъзалары чыгарган бәяләрдән катнашучы кызларның һәркайсы аерым номинациядә җиңүче булып табылды:

  • “Иң гүзәл кыз” исеменә – Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова;
  • “Иң мөлаем кыз” исеменә – Ульяновск өлкәсеннән Алсу Халимдарова;
  • “Иң нәзәкатьле кыз” исеменә – Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова;
  • “Иң сәләтле кыз” исеменә – Мәскәүдән Диана Аверина;
  • “Иң илһамлы кыз” исеменә – Башкортстан Республикасыннан Регина Равилова;
  • “Иң нәфис кыз” исеменә – Удмуртия Республикасыннан Назлыгөл Насыйрова;
  • “Иң сокландыргыч кыз” исеменә – Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова;
  • “Иң назлы кыз” исеменә – Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Сәлтәшева;
  • “Иң зирәк кыз” исеменә – Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова;
  • “Иң тырыш кыз” исеменә – Кырым Республикасыннан Адэль Сеит-Аблаева;
  • “Иң җитез кыз” исеменә – Казахстаннан Розалия Исхакова лаек булдылар.

Ә инде Златоуст шәһәре осталары тарафыннан эшләнгән “Татар кызы – 2017” таҗына Татарстан Республикасыннан Гөлназ Гатина лаек булды. Шулай ук Гөлназны жюри әгъзалары “Иң нурлы йөзле кыз” номинациясендә дә җиңүче итеп билгеләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*