tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2017” оештыручылары Уфада матбугат очрашуы үткәрде
“Татар кызы – 2017” оештыручылары Уфада матбугат очрашуы үткәрде

“Татар кызы – 2017” оештыручылары Уфада матбугат очрашуы үткәрде

24 октябрьдә Уфада “Татар кызы – 2017” халыкара матурлык бәйгесенең йомгаклау этабы узачак. Анда катнашу өчен Башкортстан башкаласына Казанда сайлап алу турыннан үткән 19 сылукай киләчәк. Кызлар Россиянең 18 төбәге һәм Казахстанда яшиләр.

Гала-коцертның махсус кунагы буларак “Голос”та танылган Динә Гарипова чакырылачак дип көтелә. Бу турыда матбугат очрашуында “Татар кызы” конкурсы дирекциясе җитәкчесе Лена Колесникова хәбәр итте. Аның әйтүенчә, җиңүче кызга данлыклы Казан шапкасы эскизлары буенча эшләнгән тиара кидертеләчәк. Аны Златоуст осталарыннан махсус ясатып алганнар. Төп приз буларак “Лада” автомашинасы биреләчәк.

“Безнең өчен “Татар кызы” – матурлык бәйгесе генә түгел, яшьләр белән эшләүнең уңышлы формасы да. Проектның төп максаты – туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү, мәдәниятебезне, тарихыбызны таныту. Елдан елга конкурс төбәкләрдә генә түгел, чит илләрдә дә татарларны берләштерүче инструмент формасына керә”, – диде Лена Колесникова.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җиитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, “Татар кызы”ның йомгаклау этабына күпсанлы кунаклар чакырылган – 250 кешедән артык. Бу төбәкләрдәге татар оешмалары вәкилләре, катнашучыларның фан-төркемнәре, Татарстаннан оештыручылар командасы. Шулай ук гала-коцертта катнашу өчен Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә Уфага килергә җыена.

Финал көнендә “Башкортстан” коцерт залының фойесында Татарстан осталарының кул эшләнмәләре сәйдә ярминкәсе дә яшләячәк.

Оештыручылар билетлар кыйммәт булмаячак дип белдерделәр. Уфалылар аларны киләсе атнадан шәһәрнең билет кассаларында ала алачаклар.

 

“Башинформ” МА мәгълүматы буенча әзерләнде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*