tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2018”: 14 финалист кыз Казанда төп тамашага әзерләнә
“Татар кызы-2018”: 14 финалист кыз Казанда төп тамашага әзерләнә

“Татар кызы-2018”: 14 финалист кыз Казанда төп тамашага әзерләнә

16 ноябрьдә Казан “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалын кабул итә. Төп тамашага әзерлек исә инде бүген үк башланды. Кичә Татарстан башкаласында бөтен дөньядан иң сөйкемле, иң сәләтле, татар гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт иткән, туган телен белгән кызлар җыелды. Дистә көн дәвамында гүзәлкәйләр сәхнәдә үзен тотарга өйрәнәчәк, сәнгатьле сөйләм, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук татар кызлары өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы да әзерләнгән.

Бүген “Татар кызы” бәйгесе финалына чыккан 14 кыз Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җыелды. Биредә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узачак төп финалның баш режиссеры Марина Костина тамашаның сценарие белән таныштырды. Шулай ук кызларның җырга осталыклары тикшерелде, аларның сәхнәдән күрсәтердәй башка сәләтләре турында да белештеләр.

Финалист кызларга хәер-фатихасын Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бирде.

  • Бу бәйгедә катнашу өчен, беренче чиратта, кыюлык кирәк. Икенчедән, туганнарыңның, якыннарыңның, дусларыңның сине хуплавы мөһим. Хәзер инде барысы да сезнең кулларда, үз-үзегезне сәхнәдән матур итеп күрсәтергә кирәк, моңа мораль-психологик яктан әзерлекле булырга кирәк. Сез барыгыз да монда җиңүчеләр. 14егез дә берәр номинациядә җиңүче булачак, бер кызыбыз да буш кул белән кайтып китмәячәк, әмма Гран-при иясе берегез генә булачак. “Татар кызы” бәйгесе – ул йөрәгебезнең, рухыбызның чисталыгын күрсәтүче бәйге. Кызларыбызның рухи яктан матурлыгын, татарча сөйләшә белүен, ашарга перерә белүен, мәгънәле булуын күрсәтүче бәйге. Бу тышкы матурлык конкурсы түгел. Шуңа күрә мода эчке яктан матур булу кирәк. Бу Сезнең һәркайсыгызда да бу бар, хәзер моны сәхнәдән күрсәтә белү мөһим. Барысы да Сезнең үзегездән генә тора, – диде Васил Шәйхразиев.

Финалистларны сәламләргә “Татар кызы” Халыкара конкурсы дирекциясенең президенты Лена Колесникова да килгән иде.

  • Сез талантлы, акыллы, чибәр һәм шуңа күрә сез финалда. Сезнең җилкәгездә зур җаваплылык, бурыч. Чөнки Сез инде үз төбәгегезне генә түгел, милләтне тәкъдим итәсез. Сез бу көннәрдә яхшылап эшләрсез дип ышанам, әзерлек көннәре ул, әлбәттә, бик авыр, әмма бик кызыклы. Сез бер-берегез белән, бик күп танылган кешеләр белән танышачаксыз. Сезнең белән иң яхшы педагоглар шөгыльләнәчәк. Казан һәрчак бик кунакчыл. Сезне экскурсион программа да, башкаланың истәлекле урыннары белән танышу да көтә. Монда Сезнең арада дуслык җепләре барлыкка килер дип ышанам. Чөнки бу бәшйгедә катнашкан кызлар – ул үзара көндәшлектә түгел, алар бер-берсенә киңәшче, ярдәмче, – дип белдерлде Лена Колесникова.

 

Искәртеп узабыз, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узачак төп финалга быел 14 татар кызы сайланды. Аларның һәркайсына янәдән төрле юнәлешләрдә үз осталыгын күрсәтергә, үз төбәгенең данын якларга туры киләчәк. Конкурс сынаулары нәтиҗәсендә “Татар кызы-2018” исеменә иң лаеклысы сайланачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*