tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2018»: Алинә Нигъмәтуллина, Ленинград өлкәсе
«Татар кызы-2018»: Алинә Нигъмәтуллина, Ленинград өлкәсе

«Татар кызы-2018»: Алинә Нигъмәтуллина, Ленинград өлкәсе

16 ноябрь, 18:00 М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры — Халыкара «Татар кызы» конкурсы финалы — гүзәллек, талант һәм милли традицияләр бәйрәме. Халыкара бәйгенең төп тантанасы онытылмаслык эмоцияләр, искиткеч тәэсирләр вәгъдә итә!

Бәйгенең финал өлешенә чыккан чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар? Бөтендөнья татар конгрессы конкурстантлар белән таныштыруны дәвам итә.

2018 елда «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак чираттагы кызыбыз Алинә Нигъматуллина. Ул халыкара дәрәҗәдәге бәйгедә Ленинград өлкәсе данын яклый.

Алинә Нигъматуллина, Санкт-Петербург шәһәре, 23 яшь

Казан федераль университетын тәмамлаган, инженер-эколог; Санкт-Петербург дәүләт университетында магистратурада укый.

Татарстан Республикасының мәгърур Чатыр тавы итәгендә урнашкан Азнакай шәһәрендә дүрт балалы тигез, тату гаиләдә өченче бала булып дөньяга авыз салганмын. Үземнән олы ике апам һәм энем бар. Хәзер алар инде һәрберсе гаиләле, һәм мин аларның балалары өчен кадерле һәм үрнәк апа.

Әтием Рушан Азнакайның күренекле “Нефтемаш” заводында токарь булып эшли. Аның хезмәте бик җаваплы, чөнки ул шәһәребез һәм республикабыз өчен бик тә әһәмиятле булган нефть табу сәнәгате өчен детальләр һәм җиһазлар ясый. Ә әнием Раушания – шәһәребез йортларын матурлауга үзенең зур өлешен кертә – ул штукатур-маляр.

Олы апам Эльвира үз киләчәген медицина белән бәйләсә, Айгөл апам балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә, ә бердәнбер энем – полиция хезмәткәре.
Шундый туганнарым, пар канатлы әти-әнием, зур, тату, бердәм гаиләм булуы өчен мин үземне бик бәхетле һәм бай итеп саныйм.

Газиз туган телемне ярату һәм мәхәббәт тәрбияләүдә әнием һәм әбиләремнең өлеше чиксез зур. Беренче ишеткән бишек җырлары, әбиемнең серле әкиятләре, уйнаган уеннар, әлбәттә туган телемдә – газиз татар телендә булган. Гаиләбездә аралашу да һәрчак татар телендә. Әбием янында рус сүзләрен катыштырып сөйләшсәм, ул ачуланырга да күп сорамый, кисәтү ясый.

Менә шундый татар мөхитендә үскән, татар җирлегендә тәрбияләнгән кыз буларак, мин татар мәдәниятенә, аның гореф-гадәтләренә гашыйк кыз. Туган җиремә, халкыма һәм аның мәдәниятенә мәхәббәт орлыклары, әлбәттә, гаиләмдә салынса, аны үстерү, баету, камилләштерүдә әйләнә-тирәлекнең һәм мөхитнең роле зур дияр идем. Мин татар балалар бакчасына йөрдем, мәктәптә дә төп татар төркемендә белем алдым. Беренче сыйныфтан ук бию белән шөгыльләнә башлаганда, беренче өйрәнгән биюем – татар халык биюе булса, җырларга йөргәндә – тәүге җырым әнием турында татарча җыр булды. Иң беренче өйрәнә башлаган шөгылеңме, укыган әсәреңме – болар барысы да милләтеңә бәйләнгән һәм туган телеңдә булырга тиеш дип саныйм. Халкыма, татар теленә булган мәхәббәт, хөрмәт һәм аның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән горурлану хисләре шулай тәрбияләнгәндер, мөгаен.

Дөресен генә әйткәндә, бәйгедә катнашу теләге уйламаганда туды. Санкт-Петербургның “Питер буйлары” татарлар оешмасының социаль челтәрдә урнаштырылган “Лениград өлкәсенең Татар кызы -2018” бәйгесенең кастингы үткәрелүе турында афишага тап булдым. Үземнең гомеремдә минем әле бер генә дә гүзәллек һәм матурлык бәйгесендә катнашканым юк иде. Татарлыгым белән бәйле булгангамы, татар мөхите сагындыргангамы, конкурста катнашырга булдым. Ул вакытта мин әле бәйгенең халыкара икәнлеген дә, бу төбәкара сайлап алу этабы гына икәнен дә ныклап белмәгән идем. Сайлап алу турын уңышлы узганнан соң, безне, катнашучыларны, бик җентекләп финалга әзерләделәр. Мәртәбәле һәм бик тә таләпчән жюри әгъзаларының югары дәрәҗәдә һәм лаеклы бәяләвенә ирешеп, мин “Ленинград өлкәсенең Татар кызы – 2018” титулына ия булдым. Шатлыгымның иге-чиге юк, хисләремнең мөлдерәмә чагы иде бу мизгел!

Бәйгенең башыннан ук, катнашуым турында әйткәннән үк, гаиләм минем өчен ныклы терәк, ышаныч һәм өмет бирүче булды. Уңышларымда зур өлеше булган якын дустым Илүзә дә – рухи ярдәм итте һәм минем өчен җан атып, уңышлар теләп торды. Соңгы 14 ел эчендә аның белән серләребез уртак, дуслыгыбыз сыналган һәм какшамас. Шулай ук Юлия, Илдар, Наталья кебек эчкерсез дусларым, университеттагы группадашларым да минем өчен җан атып торулары һәм төрле яктан ярдәм итүләре белән ихтирамга лаек. Мин аларга һәммәсенә бик рәхмәтлемен!

Беренчедән, Бу минем өчен яңа тәҗрибә, үсеш, үз-үзеңне сынау, яңа танышулар. Шундый искиткеч зур вакыйганың өлеше булу мөмкинлеге – үзе бер бәхет. һәм инде, әлбәттә, иң мөһиме минем өчен – ул яшьләр арасында татар мәдәниятын популярлаштыру, милләтләренә, туган телләренә карата мәхәббәт, горурлану хисләрен үстерү һәм инде үз халкың өчен файда китерү,таяныч булу теләген уяту. Шулай ук бу бәйгедә катнашу һәрберебез өчен бары тик яхшы эшләргә, алгарышка, яңа үңышлар ирешүгә этәргеч булыр дип уйлыйм.

Санкт-Петербургтагы “Питер буйлары” татарлар оешмасында торам. Монда уздырылган чараларда катнашам һәм оештырырга да ярдәм итәм. Халыклар дуслыгы йортында урнашкан Татар көнкүреше музееның ачылу тантанасында, анда экскурсияләр үткәрүдә, Сабан туйларында, җыешларда катнашырга өлгердем. Озакламый бу шәһәргә күченеп килүемә әле бер ел гына булачак. Алда да милләтәшләребез өчен файдалы, матур чараларны оештыруда, үткәрүдә актив катнашачакмын. Бигрәк тә ярымфинал үткәннәсоң мин бик илһамландым һәм үзебездә дә төрле мастер класслар, түгәрәкләр оештырасы, Петербург татарларына халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәтәсе, исләренә төшерәсе килде.

Мин җыр-моңга, халык биюләренә гашыйк кеше. Кечкенәдән үк әни мине җыр һәм бию түгәрәкләренә йөртә башлады. Шулай ук мәктәптә югары сыйныфларда укыганда, Азнакай шәһәренең театрында уйнадым. Мәктәптә укыганда, татар теле укытучысы Ширеева Алсу Сәгыйт кызы белән фәнни-тикшеренү эшләре белән шактый күп Республика һәм Бөтен Рәсәй күләме конференцияләрендә катнаштып, беренче урыннар алып кайттык.

Спорт белән дә шөгыльләндем – Казанда укыганда университетлар арасында үткәрелгән кул көрәше ярышларында катнашып, өч тапкыр(өч ел) 2-нче урынны яулап көмеш медальләр белән бүләкләндем. Мәктәпне мин көмеш медальгә, ә Казан федераль университетын кызыл диплом белән тәмамладым. Болар барысы да минем өчен бик мөһим ирешүләрем.

Ә инде хәзерге вакытта минем өчен бик дәрәҗәле һәм кадерле булган уңышым – ул “Татар кызы” бәйгесендә катнашу.

Бу дөньяда кирәкле гамәлләр кылып, файдалы шәхес булырга, гомеремне бушка уздырмаска һәм чын хатын-кыз бәхетенә ирешергә хылланам. Ә инде минем өчен иң зур булган теләгем – ул яраткан сөекле кешем белән соклангыч татар гаиләсе кору, татулыкта, бердәмлектә, татар милли рухында балалар тәрбияләү.

Алга таба бик ерак карарга, планнар корырга өйрәнмәгән мин һәм яратмыйм да. Әлегә мөһим максатларымның иң беренчеләре – бәйгедә тәкъдим иткән төбәгем өчен тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясау, һәм киләчәк җәйне университетны тәмамлау.

Минем өчен `һәрчак илһамландыручым, киңәшчем, иң якын дустым һәм сердәшем, этәргеч бирүчем, ярдәмчем, көч бирүчем һәм иң зур үрнәк булучым – ул ,әлбәттә, минем әнием. Бүген мин нинди икәнлегем, ирешкән уңышларым – бары тик әти белән әнинең пар канатлары астында чынга ашты.

Девизым: Салават күперен яратасың икән – димәк яңгырын да яратырга тиешсең.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*