tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2018” бәйгесе җиңүчесе билгеле!
“Татар кызы – 2018” бәйгесе җиңүчесе билгеле!

“Татар кызы – 2018” бәйгесе җиңүчесе билгеле!

“Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалын киләсе елда Удмуртия Республикасы кабул итәчәк. Бу хокукны Диләрә Гыйльметдинова яулады. Ул “Татар кызы 2018” дигән мәртәбәле исемгә иң лаеклысы дип табылды.

Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бәйгенең төп тантанасы гөрләде. Бик күп сынаулар узып, финалга чыккан 14 кыз янә үз осталыкларын, өстенлекләрен күрсәтте. Гүзәл затларның берсе дә сынатмады. Һәркайсы аерым бер номинациядә җиңү яулады. Әмма төп җиңүче барыбер берәү генә була ала. Һәм жюри әгъзалары “Татар кызы 2018” титулын Диләрә Гыйльметдиновага бирде. Удмуртия Республикасы вәкиле асылташлар белән бизәлгән таҗга һәм төп бүләк Лада Гранта машинасына ия булды.

“Мондый кызларыбыз булганда милләтебез үлемсез булачак”, – диде төп җиңүче исемен игълан иткән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Номинация җиңүчеләре:

Иң нурлы кыз – Әлмирә Таҗетдинова, Свердловск
Иң тырыш кыз – Зәринә Шәһиәхмәтова, Красноярск
Таң чишмәсе – Әдилә Зәбирова, Мәскәү
Иң серле кыз – Динә Абдрахманова, Казахстан
Иң нәзәкатьле кыз – Диләрә Гыйльметдинова, Удмуртия
Иң сөйкемле кыз – Резидә Мигранова, Чиләбе
Иң нәфис кыз – Диләрә Кәримова, Ульяновск
Иң уңган кыз – Ләйсинә Борһанетдинова, Киров
Иң шаян кыз – Ләйлә Мусаева, Әстерхан
Иң камил кыз – Зиләрә Кәримова, Литва
Иң зирәк кыз – Илнара Надырова, Оренбург
Милләткә тугры кыз – Энҗе Бәйрәмова, Австрия
Иң илһамлы кыз – Алинә Нигъмәтуллина, Ленинград өлкәсе
Иң ялкынлы кыз – Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*