tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2018” бәйгесенә әзерлек башланды
“Татар кызы – 2018” бәйгесенә әзерлек башланды

“Татар кызы – 2018” бәйгесенә әзерлек башланды

Иң матур, сәләтле, татар милләтенә битараф булмаган кызлар Ижауның Халыклар дуслыгы йортында җыелды. Сәбәбе гади — биредә рес­публика күләмендә узыдырылучы “Татар кызы — 2018” матурлык һәм сәләт бәйгесенең сайлап алу этабы узды. Әлеге чара Удмуртия җирлегендә март аенда җиденче мәртәбә узачак.

Проектның координаторы Рушана Саттарова сүзләренә караганда, быел 30дан артык кыз бәйгедә катнашырга теләк белдергән.

“Бәйгенең төп шартларының берсе – туган телебездә фикерли, сөйләшә белү. Кат­нашырга теләүчеләрнең саны тагы да күбрәк булыр иде. Әлеге таләп кызларны куркуга сала. Без татар телен өйрәнергә теләүчеләргә һәрчак ярдәм итәргә тырышабыз. Махсус дәресләр уздырабыз. Безнең конкурс туган телебезне, тарихыбызны өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора”, — диде ул.

Рузана Ганиева да татар телен начар белүен яшермәде. Ул Ижауда туып-үскән, 97нче санлы мәктәпне тәмамлаган. “Гадәттә, туган телебезне әби-бабайлар өйрәтә. Ә минем әби-бабам бик иртә гүр ияләре булдылар. Мин аларны хәтерләмим дә хәтта. Әти-әниебез һәрчак эштә иделәр», — дип, үз борчуы белән уртаклашты.

Быел “Татар кызы” бәйгесен оештыручылар сайлап алу этабына жюри әгъзалары итеп иҗтимагый тормышта актив катнашучы ир-егетләрне дә чакырганнар иде. Артур Мәгъдиев, Артур Сәлимгәрәев, Максим Фәйзуллин, Илшат Мөхәммәтҗанов, Марат Насыйров бу эшкә зур җаваплылык белән әзерләнгән.

“Иң беренче чиратта, мин кызларның туган телебездә аралашуларына игътибар итәм. Сәхнәгә чыгып, татарча сәләмләүчеләр минем өчен конкурска үткән булалар. Бу бәйге туган телебез дәрәҗәсен тагы да югарырак күтәрү, башка милләт вәкилләре безнең мәдәниятебез белән якыннанрак танышсыннар өчен уздырыла”, — диде Илшат Мөхәммәтҗанов.

“Татар кызы — 2018” бәйгесендә катнашырга теләүче кызлар жюри әгъзаларының төрле сорауларына җавап бирделәр. Җыр, бию, шигырь сөйләү, музыка уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр.

Регина Сәйфиева Ижау дәү­ләт медицина акаде­миясендә белем ала. Мәктәп елларында “Сәләт” лагере белән дус­лашкан. Назлыгөл Насыйрова үрнәгендә ул да “Татар кызы” бәйгесендә катнашырга карар кылган. Жюри әгъзалары алдында Регина татар җырына заманча бию башкарды.

“Миңа заманча хореография юнә­лешләре якын. Зөлфия Камалова җыры белән барысы да тәңгәл килде кебек. Жюри әгъзаларына ошагандыр дип өметләнәм”, — дигән уйлары белән уртаклашты Регина.

Илсөя Сахтыбергенова Г. Тукай исе­мендәге татар гим­назиясендә белем ала. Кызлар арасында иң кечкенәсе иде. Ул баянда милли көйләребезне башкарды.

“Баян – татар милләтенең яраткан уен коралы. Бабам да минем баянда уйнавымны теләде. Бу шөгылем үземә бик тә ошый”, — диде ул.

Быел конкурста икетуган сеңелләр дә катнашырга теләк белдергән. Инзилә Фәтхетдинова белән Аида Мәгъдәнурова моңарчы бәйгене тамашачы буларак күзәткәннәр. Быел катнашырга теләк белдереп, иң беренче булып анкета тутырганнар. Моннан берничә ел элек кызлар “Иман” татар яшьләре берлеге уздырган милли лагерьга йөргәннәр.

“Ул вакытта да “Татар кызы” бәйгесендә бергәләп катнашкан идек. Инзилә җиңүче булды, мин икенче урынны яуладым. Бергә күңеллерәк, бер-береңә таяныч булып торасың. Көндәшлек юк. Кайсыбыз җиңсә дә, бер-беребез өчен сөенәчәкбез”, — диделәр кызлар.

“Татар кызы — 2018” бәй­гесенең финалында катнашучы кызларның исемнәре игълан ителде. 9 кыз җиң сызганып әзерлек эшләренә кереш­те. Аларның һәрберсе белән дә алдагы саннарда таныштырып барырбыз. Март аена кадәр аларны күпсанлы репетицияләр, мас­тер-класслар, фотосессияләр, төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтә.

“Быел безнең остазларыбыз төркеме дә баеды. Дефиле өчен Алексей Бессмертных җаваплы булса, татар биюен Халыкара “Татар кызы — 2017” бәйгесенең финалисткасы Назлыгөл Насыйрова сәхнәгә куячак. Финалны Ижау татарлары тарихына бәйләргә дип ниятләп торабыз. Тамашачыларыбыз өчен төрле яңалыклар әзерлибез. Барлык серләрне дә чишеп бетерми торыйк әлегә”, — диде проектның режиссеры Ләйлә Бәхтиярова.

Башладык. Хәерле сәгатьтә булсын!

Альбина Шәйхетдинова, Ижау

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*