tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2018”: Альмира Таҗетдинова, Екатеринбург
“Татар кызы-2018”: Альмира Таҗетдинова, Екатеринбург

“Татар кызы-2018”: Альмира Таҗетдинова, Екатеринбург

16 ноябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалы үтәчәк. Бәйгенең финал өлешенә чыккан чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар? Бөтендөнья татар конгрессы конкурстантлар белән таныштыруны дәвам итә.

2018 елда «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак алтынчы кызыбыз Альмира Таҗетдинова . Ул халыкара дәрәҗәдә үтәчәк бәйгедә Екатеринбург шәһәре данын яклый.

 

Альмира Таҗетдинова,
Урал дәүләт медицина университетының 3 курс студенты
(Екатеринбург, Россия )

 

Миңа 19 яшь. Табиб-роспотребнадзор һөнәрен үзләштерәм. Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районы Рахманкулово авылында тудым.

Күпләрне белмәсәм дә, минем шәҗәрәм бик зур. Әби-бабаларымның сөйләве буенча, әниемнең туганнары күбесе Свердловск өлкәсендә. Ә әти ягыннан туганнар Башкортстанда яши. Шулай ук мәдәният йортында татар-халык биюләре бии идем, халык җырлары башкардым, төрле фестиваль, бәйгеләрдә катнашып килдем.. “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесендә курайда уйнап чыгыш ясадым. Өйдә һәрвакыт татарча гына сөйләшәбез. Ел саен диярлек мин татар теле буенча олимпиадада катнашам. Әти-әнием татар мәдәнияте белән кызыксынуымны һәряклап хуплый.

Мин беркайчан да “Татар кызы” бәйгесендә катнашырмын дип уйламаган идем. Катнашу теләге һәрчак булса да, яшем җитми иде.  Менә 19 яшемдә мин үз көчемне сынап карарга булдым. Башта Екатеринбургта төбәк этабы узды, аннары ярымфиналга Казанга килеп, финалга чыгучылар арасына эләктем.  Хыялым, теләгекләремә кул селтәмәвем өчен шатланам.

Әти-әнием, абыем миңа көч биреп тора. Барлык этапларда да аларның ярдәмен тойдым.

Безнең төбәктә бик күп татар оешмалары эшли. Мин “Яшен” татар яшьләре оешмасы активисты да. Без Сабантуйларда чыгыш ясыйбыз, төрле мастер-класслар үткәрәбез, төбәкнең татар мәдәниятен алга сөрәбез.

Һөнәрләрем  турында сөйләгәндә, гитарада һәм курайда уйный белү белән мактана алам. Курайда уйнарга мин берничә ел элек Татарстанның Биектау районында урнашкан «Костер» лагеренда өйрәндем. Гитарада 5 сыйныфтан ук уйныйм. Бу уен коралын бик яратам, һәм өйдә, төрле бәйгеләрдә, җыеннарда мөмкинлек булган саен гитарада уйным. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мин-безнең медицина университетының «Фестиваль ” төзелеш подрядының экс-командиры да. Узган ел безнең отрядны штукатурлау, шпаклевка ябыштыру эшләренә чакырдылар. Быел без команда белән Екатеринбургта Академия районының яңа төзелешләрен төзүдә катнашабыз. Төзелештә мастер булып эшлим: төзүчеләрне шпаклевка, штукатурка ябыштырырга өйрәтәм. Төзелеш отрядлары төзелештә генә эшләү дигән сүз түгел, бу әле күңелле уеннар да: коллективыбыз белән биергә, җырларга, төрле иҗади конкурсларда катнашып беренче урыннар яулыйбыз.  Уен коралларында уенаудан тыш, биергә бик яратам. Әйткәнемчә, бию белән балачактан ук мавыгып киттем. Соңгы елларда мин татар халык биюләре өйрәнәм,  дус кызым белән дуэтта татар халык җырлары башкарабыз.

Иң мөһим бүләкләремнең берсе  – мәктәпне тәмамлаучыларга бирелгән алтын медаль. Шулай ук бик төрле грамоталар, Рәхмәт хатлары, дипломнарым бар. Гамәли сәнгать буенча күп бүләкләр тапшырылды: пыялада витражлар, акварель буяулар ясадым, мәрҗәннәр белән чигү белән шөгыльләндем. Кечкенәдән әби кручок белән бәйләргә өйрәтте, хәзергәчә бу минем яраткан шөгылем.  Үзем бәйләгән күп төрле шарфлар, келәмнәр, кофталарым бар.

Киләчәк турында сөйләсәгәндә, беренче чиратта университетны тәмамларга, аннары ординатурага укырга керергә кирәк. Хәзер мин 3 курста укыйм, тиздән безгә шәфкать туташы таныклыклары бирәчәкләр. Шулай ук мин массажистка укып, эшли башлыйсым килә.

Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр илһамландыра. Югары үрләр яулаган шәхесләргә сокланам.

Девизым: “Һәр көнне  могҗиза кебек каршы ал”.

«Татар кызы — 2018» бәйгесенең финал өлешендә катнашучы башка кызлар турында:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*