tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2018”: Ләйлә Мусаева, Әстерхан
“Татар кызы-2018”: Ләйлә Мусаева, Әстерхан

“Татар кызы-2018”: Ләйлә Мусаева, Әстерхан

16 ноябрь, 18:00 М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – Халыкара “Татар кызы” конкурсы финалы? – гүзәллек, талант һәм милли традицияләр бәйрәме. Халыкара бәйгенең төп тантанасы онытылмаслык эмоцияләр, искиткеч тәэсирләр вәгъдә итә!

Бәйгенең финал өлешенә чыккан чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар? Бөтендөнья татар конгрессы конкурстантлар белән таныштыруны дәвам итә.

2018 елда «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак чираттагы кызыбыз Ләйлә Мусаева . Ул халыкара дәрәҗәдәге бәйгедә Әстерхан өлкәсе данын яклый.

Ләйлә Мусаева, Әстерхан, 27 яшь
Әстерхан дәүләт университетында фәлсәфә үзләштерә.

Аның девизы: Максат булса, киртә комачау түгел»

Үзе турында ул болай дип сөйли:

Гаиләбез зур һәм тату безнаң. Шәҗәрәбезне җиденче буынга кадәр беләм. Әтием нәселе – сәүдәгәрләр һәм игенчеләр. Әниемнең әнисе Кавказ ягыннан, бабаем белән Әстерханда очрашканнар. Әтиебез безне гаиләдә татарча гына сөйләштерде. Ул татар җырларына гашыйк иде, һәм бу сыйфат миңа да сеңдерелгән. Әти-әниебез татар әкиятләрен безгә шундый дөрескә охшатып сөйлиләр иде – мин әле дә урманда Шүрәле бар дип ышанам, ә дала буйлап гүя Камыр Батыр атлап бара. «Татар кызы»нда катнашырга уйлап карар кылдым. Төп терәгем – әнием минем. Ул миннән дә күбрәк борчыла. Ә мин җиңәргә телим. Бу бәйгене Әстерханга алып килергә телим. Бу – минем иң көчле мотивациям. Бу бәйге – гомерен туган мәдәниятенә багышлаган һәм рәсми чаралардан тыш та чын татар булып яшәүче милләттәшләрем белән аралашу мөмкинлеге.

Мин «Дуслык» татар мәдәни оешмасы эшендә катнашам. Язарга яратам. Элек Әстерханның «Идел» татар газетасына мәкаләләр яза идем. Хәзер инстаграмда үземнең блогым бар. Китап яратам, китапханәмдә китаплар байтак. Мин гел укыйм, өйрәнәм, үзләштерәм. Мин кашлар буенча да белгеч, PR-технолог та, сәүдә эшләре белән дә таныш. Сәүдә челтәре кибете директоры булганым да бар. Үземнең кибетләр челтәрен ачарга хыялланам. Һәм – чын татар гаиләсе кору да – изге хыялым!

Киләчәктә үземнең интернет-магазинымны үстерү өстендә эшләргә исәп. Хыяллар шулчакта гына чынга ашачаклар! Үземнең белемем һәм тәҗрибәмнең елдан-ел үсүен сизү мине рухландыра. Һәм тагын мәхәббәт илһамландыра мине – ул бит бөтен нәрсәнең чишмәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*