tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы – 2018»: Зиләра Кәримова, Литва
«Татар кызы – 2018»: Зиләра Кәримова, Литва

«Татар кызы – 2018»: Зиләра Кәримова, Литва

16 ноябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалы үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы конкурсантлар белән таныштыра. Чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар?

2018 елда «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак икенче кызыбыз: Зиләра Кәримова. Ул халыкара дәрәҗәдә үтәчәк бәйгедә Литва данын яклый.

Зиләра Кәримова, маркетолог
(Висагинас, Литва)

Мина 27 яшь. Литваның Висагинас шәһәрендә җуып үстем. Казан Федераль Университетының журналистика факультетын тәмамладым. Бүгенге көндә маркетинг агентлыгында эшлим.

Әти-әнием Ык елгасы буенда – Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Оренбур өлкәләре чигендә туган. Әнием тумышы белән Башкортстан якларыннан. Белеме буенча ул математик, хәзерге вакытта сәнгать хезмәткәре һәм ул Висагинас шәһәрендә Якшәмбе мәктәбендә татар теле укыта. Әтием Оренбург өлкәсендә туган, Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Диплом алгач аны яшь инженер-белгеч буларак Литваның Висагинас шәһәренә җибәргәннәр.

Әти-әнием туганнан бирле бездә туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләде. Литвада тусак та, безнең телебез татарча ачылды. Энебез белән әти-әнидән үрнәк алабыз – алар туган телгә, татар мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт белән карый.

Бәйгедә Литвада яшәүче татарларның мәдәниятен күрсәтәсем килә. Мондый зур конкурста катнашуыма бер дә үкенмим, бу вакыйга минем тормышымда зур эз калдырачак. Бәйгедән яңа ачышлар һәм тәэсирләр көтәм. Ярымфинал өлешендә дә теоретик белемнәр, тәҗрибә тупладым.

Татар мәдәнияте тормышында актив катнашам, бәйрәмнәр, төрле чаралар уздырырга ярдәм итәм. Әнием Якшәмбе мәктәбендә укытканлыктан, еш кына хореограф буларак та чыгыш ясарга туры килә. Бию коллективыбыз белән Литвада уза торган бәйгеләрдә катнашабыз. Кечкенәдән биергә яратам, бу минем яраткан шөгылем. Буш вакытларда Линдихоп стилендәге бию белән шөгыльләнәм. Китаплар укыйм, велосипедта йөрим.

Хыялым: дөнья буйлап сәяхәт кылырга телим. Зур йорт төзеп, чия бакчасы бакчасы.

Киләчәккә планнары: Будапештта үткән “Татар кызы” бәйгесе белән илһамландым. Өйгә кайткач татар телем белүем- иң зур байлыгым икәнен аңладым. Вильнюс шәһәрендә татар теле дәресләре укытасым килә. Әлегә анда андый дәресләр юк.

Минем табигать илһамландыра, әйләнә-тирәмдәге кешеләр.
Тормыш девизым: Һәрвакыт үзең булып калырга кирәк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*