tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Лилия Камилова: “Татар халкының гореф-гадәтләре башка милләттәге дусларыма да кызык”
«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Лилия Камилова: “Татар халкының гореф-гадәтләре башка милләттәге дусларыма да кызык”

«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Лилия Камилова: “Татар халкының гореф-гадәтләре башка милләттәге дусларыма да кызык”

Быелгы «Татар кызы» халыкара бәйгесе финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы конкурсантка – Үзбәкстан данын якларга килгән Лилия Камилова.

ЛИЛИЯ КАМИЛОВА

  • Үзбәкстан
  • 22 яшь

 

  • Белеме: КНИТУ-КХТИ
  • Мавыккан шөгыльләре: волонтерлык, музыка тыңлау, спорт, бию.
  • Тормыш шигаре: «Тормыш – табышмак, бертуктамый: «Тормышның мәгънәсе нидә соң?» – дип үзеңне газаплаганчы, аны ничек бер – шулай кабул итәргә генә кирәк»

“Балалар бакчасына йөрмәдем, мине нәнәй белән бабай тәрбияләде. Бездә татар мәктәпләре юк, татарча укымадым, әмма туган телемдә иркен аралашам. Гаиләдә төп кеше бабай булды һәм ул һәрвакыт: «Мәктәптә рус телен өйрәнегез, урамда үзбәкчә аралашыгыз, ә өйдә татарча сөйләшегез!» – дия иде.

Абый белән иң якын дуслар без, күпләр мөнәсәбәтләребезгә соклана. Әни безне ялгыз тәрбияли. Әтине миңа башта бабам, аннан абыем алыштырды.

Кул эшләре белән шөгыльләнәм, кечкенә генә бизнес та ачып карадым. «Ораста киз» («Аккуратная девушка») конкурсында катнашып, республикада беренче урынны алдым.
Буш вакытым күп булса, автостоп белән сәяхәт итәр идем. Әйе, куркыныч, ләкин мин экстрим яратам.

Бик күп хыялланам! Әмма иң зур хыялым – гаиләбез, әбием турында китап язу. Бу аның да теләге иде һәм мин аны, һичшиксез, эшләячәкмен.

Лотереяга күп акчалар отсаммы? Әниемне Мәккәгә, хаҗ кылырга җибәрер идем. Калганын мөмкинлекләре чикле балаларга бирермен һәм, әлбәттә. сәяхәтләргә тотармын.

Дусларым арасында егетләр күбрәк, алар гадел, уйлаганнарын һәрвакыт турыдан-туры әйтәләр.

Борынгы, тарихи биналарны фотосурәткә төшерергә яратам.

Татар халкының гореф-гадәтләре башка милләттәге дусларыма да кызык: Сабантуй, кәләш сатып алу, туйлар, милли ашларыбыз… Алар миңа «Татарочка» диләр, ә кайчак шаяртып «Пәрәмәч» дип тә эндәшәләр.

Мин Ташкентта Татар үзәге активисты, Сабантуйны оештыручыларның берсе”, – дип сөйли Лилия Камилова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*