tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2019” бәйгесе финалы узачак көн билгеле
“Татар кызы – 2019” бәйгесе финалы узачак көн билгеле

“Татар кызы – 2019” бәйгесе финалы узачак көн билгеле

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ижевск шәһәрендә Удмуртия Республикасы башлыгы һәм хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Сергей Смирнов белән очрашты. Очрашуда Удмуртия Республикасының милли мәсьәләр буенча министры Лариса Буранова, татар автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова катнашты. Очрашуда хәзерге вакытта республикада уза торган “Ак калфак” татар хатын-кызлары җыены, татарлар тормышы, милли мәгариф торышы, татар мәктәбен төзекләндерү һәм җиһазлау, татар бистәсендә урнашкан мәдәният йортына капиталь ремонт мәсьәләсе, мәгариф министрлыгында милли мәгариф өчен җаваплы белгеч-координатор булдыру турында сөйләшү булды. Шулай ук республика телевидениесендә чыгып бара торган тапшыруларга ярдәм күрсәтү тәкъдимнәре яңгырады

Бүгенге очрашуда төп мәсьәлә буларак,  “Татар кызы – 2019” бәйгесен уздыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Агымдагы елда Казанда узган Халыкара Татар кызы бәйгесендә Удмуртия кызы – Диләрә Гыйльметдинова җиңү сәбәпле, икенче елга бәйгенең финал өлеше Ижау шәһәрендә үтәргә тиеш. Удмуртия Республикасы башлыгы һәм хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Сергей Смирнов шәһәрнең чараны уздыруга әзер булуын әйтте һәм оештыру мәсәләләре сөйләшенде. Шулай итеп, 2019 елда халыкара дәрәҗәдә узачак “Татар кызы” бәйгесенең финалы Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә 27 сентябрь көнне үтәчәк.

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*