tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – нәни энҗеләр 2013”
“Татар кызы – нәни энҗеләр 2013”

“Татар кызы – нәни энҗеләр 2013”

Узган шимбәдә,  ягъни 14 нче декабрь көнне Чиләбе шәһәренең  Опера һәм балет театры бинасында “Татар кызы – нәни энҗеләр 2013” беренче татар милли бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып узды. Әлеге матур бәйге моннан 3 ел элек башланып киткән иде. Ул вакытта Чиләбе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, гүзәл милләтәшебез, күренекле эшмәкәр Лена Рафик кызы Колесникова “Татар кызы” конкурсын игълан итеп, бу ярышта 200дән артыграк гүзәл ханым һәм туташлар катнашты. Ике ел дәвамында олылар арасында узган чара чын мәгънәсендә регионара бер зур хәрәкәткә әйләнде. Бәйгеләр сигез мең кеше сыйдырышлык “Трактор” боз сараенда узып, җиңүчеләргә алмаз кашлы таҗлар һәм машиналар бүләк ителде. Ә инде килгән кунаклардан Вячеслав Зайцев, Марат Башаров, Надеҗда Бабкина һәм “Русская песня” ансамбльләрен генә атап китү дә, чараларның зур бер концерт рәвешендә узуын күрсәтә.

Нәниләр конкурсында да мәртәбәле кунаклар шактый булган. 3 ай дәвам иткән бәйгедә катнашучылар Динә Гарипова, Эльмира Калимуллиналардан җыр дәресләре алган, чигү, чүлмәк ясау, ашарга пешерү серләренә өйрәнгәннәр. Катнашучыларның барсы да татар телендә камил итеп аралаша, матур итеп җырлый ала. Финалга чыккан 13 нәни гүзәлгә бик күп бүләкләр белән бергә, Татар конгрессыннан Казанга килергә юллама да бирелде, ә инде җиңүче булып Чиләбе шәһәренең 93 нче гимназиясенең 4 сыйныфында белем алучы Динә Ганеева игълан ителде.

Ренат Вәлиуллин

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*