enrutat
Баш бит / Татар кызы җиңү яулады
Татар кызы җиңү яулады

Татар кызы җиңү яулады

Кытайның Нанкин шәһәрендә узучы II яшүсмерләр Олимпия уеннарында милләттәшебез Розалия Насретдинова алтын медаль яулады.

50 метрлы дистанцияне ул 26.26 секундта узып дөнья күләмендә яңа рекорд урнаштырды. Шулай ук, Розалия Русиянең хатын–кызлар командасы составында ирекле йөзү буенча 4х100 эстафетасында көмеш медаленә ия булды.

Розалия Насретдинова Мәскәүдә туып үсә, әмма нәсел җепләре Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылына барып тоташа. Халыкара спорт мастеры, Ауропаның һәм Русиянең яшүсмерләр беренчелекләрендә яуланган биш алтын медаль хуҗабикәсе.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*