enrutat
Баш бит / “Татар кызы”нда катнашучылар милләт сакчыларымы?
“Татар кызы”нда катнашучылар милләт сакчыларымы?

“Татар кызы”нда катнашучылар милләт сакчыларымы?

16 ноябрь кичендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында “Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабы узды. 14 кыз тапкырлыкта, зирәклектә, чибәрлектә сыналды һәм ни дәрәҗәдә милләт җанлы булуын күрсәтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча Удмуртиядән килгән Диләрә Гыйльметдинова бу кичтә “Татар кызы – 2018” исеменә лаек булып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләге – “Лада Гранта” машинасы ачкычын алды һәм таҗ киде. Башка кызлар да бүләксез калмады, әлбәттә. Милләтнең йөзе итеп сайлап алынган бу кызларны без дә үзебезчә сынап кайттык.

Чишмә башы Татарстанда түгел

Узган җомга кичен кызлар да, Татарстан да, без дә истә калдырдык.“Татар кызы” безнең өчен тансык бит, ул Татарстанда үткәрелә башлаган бәйге түгел. Конкурс Чиләбе өлкәсендә башлана. 2012 елның ярымфинал туры Казанда беренче тапкыр уздырыла. Баштарак – бөтенроссия, 2016 елда исә бәйгегә халыкара статусын бирәләр. 2018 елда Казан беренче тапкыр “Татар кызы” бәйгесенең финал этабын уздыру хокукына ия булды. Былтыр Уфа шәһәрендә үткәрелгән бәйгедә Татарстан исеменнән чыгыш ясаган Гөлназ Гатина җиңүеннән соң елмайды бу бәхет безгә.

Берничә ай элек үк, оештыручылар әлеге чараның татар дөньясы өчен мөһим вакыйга булуын искәрткән иде. Бу урында килешергә мөмкин. Проект бер ел дәвамында эшчәнлеген туктатмады. Катнашучыларны Казан җәйдән бирле әзерли инде.Аларга мәдәни һәм белем бирүгә юнәлдерелгән чаралар күп тәкъдим ителде. Кызлар Изге Болгар җиренә дә барды, Казан шәһәре белән дә танышты, милли гореф-гадәтләрне дә искә алды. Ә финалга узган туташлар белән 10 көн буе хореограф, вокал һәм сәхнә теле буенча мөгаллимнәр шөгыльләнде. Татар кызлары хәтта хоккейга да барып, “Ак барс” өчен җан атып кайтты. Монысы да миллилекнең бер чагылышы.

Финал этабы өчен урынын да ниндиен сайлаганнар бит – опера һәм балет театры. Билетларны да җиңел генә табам димә – алдан сатылып беткән. “Артык билет юкмы синдә, сеңелем?” дигән сорау белән, бәйрәм кичендә яныма килүчеләр дә булды әле. Димәк, халык татар кызын күрергә сусаган. Татарстан Премьер-министр урынбасары, “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев та кызлар белән горурлануын әйтте. “Мондый кызлар булганда татар милләте мәңгелек булачак. Алар безнең өчен үрнәк. Гореф-гадәтләр, йолалар, динебезне, телебез, милли киемебез буыннан-буынга күчәр”, − дип белдерде ул. “Татар кызы” бәйгесе Президенты Лена Колесникова да кызларга үгет-нәсыйхәтен җиткерде, ата-аналарга рәхмәтен белдерде.

Сәхнәдә – татарча, ә сәхнәдән тыш…

Опера һәм балет театры бинасына килеп кергәч тә, татар мохитенә чумармын дигән өмет бар иде. Тик алай ук булмады. Тамашага килгәннәр дә урыс телендә сөйләшә, оештыручылар да үзара урысча аңлаша. Монда шулай булгач, сәхнәгә әзерләнеп торган кызлар янында татарча рәхәтләнеп сөйләшеп булыр әле, дисәм… Кызлар янына журналистларны кертмиләр, якын да җибәрмиләр икән. Без үзебезнең сораулар белән кызларны борчып, дулкынландыруыбыз ихтимал, янәсе. Шулай шул, кызларның күңелләре нечкәргән мәл. Аның каравы Татарстан вәкиле – Гүзәл Габдрахманова берничә соравыбызга җавап бирергә ризалашты. Дулкынланудан сүз арасына урысча сүзләр кыстыруын аңлап, гафу да үтенде әле.

− Татар кызының төп сыйфатлары нинди соң, Гүзәл?

− Күз алдына татар хатын-кызы образы килеп баса. Ул яулыгын матур итеп бәйләгән, озын толымлы, тыйнак булыр. Тыйнаклык хәзер дә бар. Татар кызлар сабыр, “йомшак”та, чәчрәп чыкмыйлар. Әле мине бизәндерүче кыз да миңа: “Син бигрәк тыйнак”, − диде.

− Тормышта татар телендә сөйләшәсеңме соң?

− Мин татарча сөйләшәм.

− Бу бәйгегә карата фикерең нинди? Син аңа конкурс итеп кенә карыйсыңмы?

− Кечкенә вакытта мин татарларны безнең якта – Балтач районы Сосна авылында гына яши дип уйлый идем. Казанга килгәч болай түгел икәнен аңладым инде. Конкурска килгәч тә моңа инандым. Татарлар кайда гына яшәми икән. Беләсезме, татарлар бит “сеңелем, апам” дип сөйләшә, үзен бер гаилә итеп тоя. Менә мин дә бөтен җир шарыннан сеңелләремне, апаларымны таптым. Бәйгедә катнашучы кызлар кайдан гына килмәгән бит. Австриядән Энҗе, әнә, “Гүзәл, кунакка кил”, дип чакырды. Екатеринбургтан Әлмира да шулай. Без туганлашып беттек инде! Минем өчен бу бәйге түгел, ә дуслаштыру чарасы. Аннан, гап-гади авыл баласы опера һәм балет театрында басып торыр дип кем уйлаган соң? Безнең белән үз эшләренең чын осталары шөгыльләнде, безнең артта күпме остаз.

− Бәйге кысаларында үткәргән нинди көнең хәтереңдә уелып калды?

− Камал театрына барган көнем. Безгә актер Фәнис абый Җиһаншин экскурсия ясады. Минем хыялым бар: Камал театры сәхнәсендәге спектакль уйнау. Фәнис абый ярдәмендә Камал театрына беренче адымымны ясадым, аның эчке дөньясына чумдым.

− Казан аэропортына исем бирүдә үз тавышыңны бирдеңме соң, Гүзәл?

− Габдулла Тукай өчен тавыш бирдем.

“Татарлык күңелдә булырга тиеш”

“Татар кызы” бәйгесе финалы кайгылы көнгә туры килде. Җомга көнне Казанда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның хатыны Сәкинә ханым белән хушлаштылар. Шуңа да бәйгене бер минут тынлык белән башладылар. Васил Шәйхразиев сүзләренчә, кичәне күчерү турында да уйлаган булганнар. Тик кызларның әзерләнүләрен һәм зал белән килешүне исәпкә алып, конкурсны уздырырга кирәк дип тапканнар. “Хатын-кыз, гомумән, татар милләте тарихында һәм тормышында аерым урын алып тора. Сәкинә ханым күпләр өчен, кызлар өчен бигрәк тә үрнәк иде”, − диде ул.

Башка чибәрлек конкурсларыннан “Татар кызы” аерылып торды. Безнең кызлар ярымшәрә килеш сәхнәдән әйләнмәде, тыйнаклыкны онытмады. Оештыручылар да кат-кат әлеге бәйгедә эчке матурлыкның өстен чыгуын, биредә шәхес сайлаулары турында әйтте. Кызларга махсус тегелгән киемнәр дә затлылыгы белән аерылып торды (тамаша залына керер алдыннан джинсыдан килүемә аптырап карап торган ханым-апайлар сәхнәдәге гүзәллекне күреп тынычлангандыр инде). Тик дизайнерлар милли төсебезне – яшел төсне бирергә бик тырышмаганнар кебек тоелды. Күлмәкләрдә сорырак, кызыл, сары төсләр күбрәк иде.

Киемгә карап каршы алалар гына, акылга карап озаталар бит. Сәхнәдән кызлар татарча аз сөйләште. Ник дигәндә, конкурслар авыз ачып сүз әйтүгә корылмаган иде. Кызлар сөйләүгә караганда күбрәк биеде дисәк тә була. Хәер, үз җирлекләре белән таныштырганда, татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр төсле. Тик биш җөмләдән генә кызларның ана телен белүләрен ничек ачыклап бетерәсең соң? Яттан шигырьләр дә сөйләде кызлар. Ятланган сүз белән генә чикләнмичә, акыл һәм зирәклекне сынарга кирәк иде шул. Катнашучыларның белемнәрен милли биюләрне тану бәйгесендә ачыкладылар анысы. Тик кызларның бу турда кайсы җиңеп чыкканын тамашачылар белми калды. “Каз өмәсе” күренешен дә кызлар театральләштереп күрсәтте, сүзләре исә алдан яздырылган иде.

Бу бәйгенең оештыручылар белдергән кадәр әһәмияте чыннан да бармы? Кызлар үз төбәкләренә кайтып киткәч тә, монда алган белемнәрен онытмасмы, кулланырмы? Кызларыбызга карагач шушы сораулар туды. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Данил Гыйниятовның моңа карата үз фикере.

−    Күп нәрсә кызларның үзләреннән торачак. Татарлык күңелдә, йөрәктә булырга тиеш. Тыштан гына, конкурс өчен генә дип йөриләр икән, монда нинди генә урын алсалар да, нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Чын күңеленнән бирелеп катнашканнары исә туган төбәкләренә кайткач та үзенең кечкенә генә тормыш тәҗрибәсен бүтәннәр белән дә бүлешү ягына кайгыртачак. Шушы дәвамлылыкны, традицияне саклау – иң мөһиме, – дип әйтте ул. – Чит төбәкләрдә тел белән авыррак. Шуңа да Татарстан читтән шушындый конкурслар ярдәмендә аларны җыеп, туплап, сынап карый икән, алар телне үз җирлекләрендә үстерергә мәҗбүрләр дә! Мондагы кызлар – традицияләрне саклап калу буенча йөзек кашы булырга тиешле кешеләр.

Алты сынаудан соң, кызларга да, тамашачыга да нәтиҗәләрне көтәсе калды. Җиңелүче юк, 14 кыз да үз номинацияләрендә – иң-иңе. Шунысы кызык: жюри нинди принципка таянып кызларны номинацияләргә сайлаган икән соң? Мисал өчен, “Таң чишмәсе” дигән номинация ни өчен нәкъ фәлән кызга бирелде? “Иң серле кыз”ның серен ничек ачыклаганнар? Хөкемдарларга ризасызлык белдереп утырып булмас, анысы. Жюри әгъзаләре – танылган шәхесләр. Алар арасында “Татар кызы” бәйгесе Президенты Лена Колесникова, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстанның халык артисты Айрат Хаметов, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша бар. Димәк, нәтиҗәләр түбәндәгечә:

  • “Татар кызы – 2018” – Диләрә Гыйльметдинова;
  • “Иң нурлы кыз” – Әлмирә Таҗетдинова (Свердловск);
  • “Иң тырыш кыз” – Зәринә Шаһиәхмәтова (Красноярск);
  • “Таң чишмәсе” – Әдилә Зәбирова (Мәскәү);
  • “Иң серле кыз” – Динә Абдрахманова (Казахстан);
  • “Иң нәзәкатьле кыз” – Диләрә Гыйльметдинова (Удмуртия);
  • “Иң сөйкемле кыз” – Резидә Мигранова (Чиләбе);
  • “Иң нәфис кыз” – Диләрә Кәримова (Ульяновск);
  • “Иң шаян кыз” – Ләйлә Мусаева (Әстерхан);
  • “Иң уңган кыз” – Ләйсинә Борһанетдинова (Киров);
  • “Иң камил кыз” – Зиләрә Кәримова (Литва);
  • “Милләткә тугры кыз” – Энҗе Бәйрәмова (Австрия);
  • “Иң илһамлы кыз” – Алинә Нигъмәтуллина (Санкт-Петербург);
  • “Иң ялкынлы кыз” – Гүзәл Габдрахманова (Татарстан).

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*